Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ватанга хезмәт итәргә киттеләр

Аксубай районыннан хәрби хезмәткә чакырылучыларны ТР Хәрби комиссариатының җыелу пунктына икенче озату булды.

Бу истәлекле көндә барысы да тиешенчә узды. Егетләр Мәңгелек ут янында тигез сафка тезелеп бастылар, район җитәкчелеге алар адресына котлау сүзләре әйтте, якыннары белән хәрбиләргә хас булганча кыска гына саубуллаштылар да Казанга юл тоттылар.

17 майда аксубайлылар Артем Варфоломеев, Артем Захаркин, Дамир Мусин, Денис Пудихин, шулай ук Яңа Чуаш Адәмсуыннан Евгений Тиманов, Урмандееводан Яков Максимов, Яңа Ибрайдан Равил Яруллин хәрби хезмәткә алындылар.

– Хәзерге вакытта Россия армиясе – дөньяда иң куәтлеләрнең берсе һәм сезнең алда Туган илебез иминлеген саклап хезмәт итү бурычы тора, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. – Армиядә хезмәт итү – һәр яшь кеше өчен зур хөрмәт. Сез армиядән тәҗрибә туплап көчле ир-егетләр булып кайтачаксыз. Мин сезгә лаеклы һәм намус белән хезмәт итүегезне һәм алга таба планнарыгызны тормышка ашыру өчен белем һәм осталык белән өйгә кайтуыгызны телим.

Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин җыелу пунктында булу шартларын аңлатты, әти-әниләргә улларын лаеклы тәрбияләгән өчен рәхмәт белдерде, ә булачак солдатларга яхшы хезмәт итүләрен теләде.

– Без сез хезмәт итәчәк хәрби частьләр командирларыннан лаеклы хезмәтегез турында уңай фикерләр генә көтеп калабыз, – дип ассызыклады ул.

Район җитәкчесе һәм хәрби комиссар армиягә китүчеләргә истәлекле бүләк – солдатлар хезмәт вакытын санап барсыннар өчен, кул сәгатьләре тапшырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев