Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ватанга хезмәт итәр чак җитте

20 апрельдә армиягә чакырылучыларны ТР Хәрби комиссариатына беренче озату булды.

Армиягә хезмәткә Яңа Аксубайдан Александр Горбунов, Тарханкадан Илья Краснов, Яңа Ильдеряктән Дмитрий Маклаков, Иске Ибрайдан Айрат Мәҗитов, Иске Үзидән Семен Охотников, Кәкре Күлдән Дмитрий Шугаев һәм аксубайлы Дмитрий Рязанов киттеләр.

Аксубайда 20 апрель иртәсе салкынча булса да, кояшлы иде. Армиягә алынучы егетләр Азат итүче сугышчы һәйкәле янында сафка тезелеп бастылар. Аларны кече ватаннары белән бер елга хушлашу көтә – Ватанга хезмәт шуны таләп итә. Булачак солдатларны РФ Кораллы Көчләренә хезмәткә озатырга үзәк мәйданга якыннары, дуслары белән бергә район, оешмалар, иҗтимагый формированиеләр җитәкчеләре дә килде.

– Армиягә бару – ир-егетләрнең Ватан алдындагы изге бурычы, – дип ассызыклады район башлыгы Камил Гилманов. – Армия мәктәбен һәр яшь егет узарга тиеш. Чөнки ул яхшы киләчәккә – абруйлы эшкә урнашуга юл ача, сәламәтлекне һәм рухны чыныктыра. Ватанга хезмәт итәргә әзер булган егетләр тәрбияләп үстергән әти-әниләргә ихлас рәхмәт белдерәм.

Булачак сугышчыларга ТР Үзәк хәрби округы инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов хәер-фатыйхаларын җиткерде.

– Сез армиягә хезмәт итәргә кирәклеген аңлап барасыз, ул һәр ир-егетнең бурычы, – диде ул. – Сынатмассыз дип ышанам. Аксубайлылар яхшы хезмәт итүләре белән аерылып торалар. Без сезнең командирларыгыздан Рәхмәт хатлары көтеп калабыз.

Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин егетләрне хәрби уставны, иминлек чараларын катгый үтәргә һәм командирларны тыңларга чакырды.

Озату тантанасы армиягә китүче егетләргә кул сәгатьләре тапшыру белән тәмамланды. Сәгатьләр вакытны санап торсын, ә егетләребез өйләренә исән-имин әйләнеп кайтсыннар. Егетләр якыннары белән саубуллашып, автобуста урыннар алдылар. Автобус акрын гына кузгалып китте, солдатларның якыннары кул болгап озатып калдылар.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев