Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Вакцинация мәҗбүри булды

Дүшәмбедән Татарстанда аерым категория гражданнар өчен мәҗбүри вакцинация кертелде.

11 октябрьдә Татарстан Республикасында эпидемиологик күрсәткечләр буенча гражданнарның аерым категориясенә COVID-19га каршы мәҗбүри вакцинация үткәрү турындагы тиешле карарны ТР буенча баш дәүләт санитария табибы Марина Патяшина имзалады.

Мәҗбүри вакцинацияне 60 яшьтән өлкәнрәкләр, медицина, белем бирү һәм социаль учреждениеләр, транспорт оешмалары һәм энергетика тармагы, сәнәгать һәм төзелеш предприятиеләре, ЭЭМ хезмәткәрләре, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, авыл хуҗалыгы эшчеләре үтәргә тиеш.

Вакцинация чәчтарашханәләр, спорт учреждениеләре, көнкүреш хезмәтләре күрсәтү объектлары, сәүдә һәм җәмәгать туклануы тармаклары, банк, почта, такси, кәрәзле элемтә салоннары, мунча, торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре өчен мәҗбүри.

Мәҗбүри вакцинация шулай ук музейлар, кино, концерт заллары, китапханәләр, ял һәм күңел ачу үзәкләре, балалар лагерьлары, туризм өлкәсе, массакүләм мәгълүмат чаралары, даруханәләр, ветеринария клиникалары, кунакханәләр, автосервислар, китерү хезмәтләре хезмәткәрләренә, ссузлар һәм вузлар чикләрендә практика узучы студентларга да кагыла. Коллективларда соңгы алты айда Covid-19 белән авыручыларны исәпкә алып, хезмәткәрләрнең 80 проценты прививка ясаткан булырга тиеш.

Эшчеләрне прививка яисә кичерелгән авыру турындагы сертификатсыз эшкә рөхсәт итмиләр.

9 ноябрьдән вакцинациянең беренче этабын, 7 декабрьдән коронавируска каршы икенче компонентны алмаган хезмәткәрләрне эштән читләштерәчәкләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев