Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ваемсыз ата-аналар: хокуклардан мәхрүм итәргәме яисә чикләргәме

Беловка авыл җирлегендә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең күчмә утырышы узды.

Утырышны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Александров ачты. Ул тыңлаучыларга көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләрне җиткерде. Утырыш беркетмәсен балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе баш белгече, җаваплы секретаре Марат Сафин алып барды.

Комиссия алдында ике авыл җирлеге башлыгы – Илсур Мәхмүтов (Беловка авыл җирлеге) һәм Полина Мулеева (Иске Тимошкино авыл җирлеге) чыгыш ясадылар. Профилактик эшләр турында сөйләгәндә, алар барлык профилактик чараларның да расланган план нигезендә үткәрелүен билгеләп үттеләр.

Утырышта социаль куркыныч хәлдә булган һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә исәптә торучы гаиләләр белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде. Бу гаиләләргә карата тиешле карарлар кабул ителде. Бер эш ата-ана хокукларын чикләү өчен судка тапшырылачак.

– Әгәр йортта бала өчен имин яшәү шартлары тудырылмаган икән, әлбәттә, мондый ваемсыз ата-аналарга карата ашыгыч карарлар кабул ителергә тиеш, – дип билгеләп үтте комиссия рәисе Сергей Александров. – Безнең өчен баланың сәламәтлеге һәм иминлеге беренче урында торырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев