Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Узып китәргә ашыгып – юл-транспорт һәлакәтенә юлыкмагыз

Каршы як хәрәкәт итү полосасына чыгу белән бәйле булган узып китү – юлда иң куркыныч маневрларның берсе булып тора.

– Машина йөртүче куркынычсызлыкка инанмаган, якынлашып килүче транспорт чарасына кадәр араны исәпкә алмаган, имин дистанцияне тотмаган килеш узып китәргә тели икән, бу очракта юл-транспорт вакыйгасы килеп чыгу куркынычы зур, – дип кисәтә Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Сибгатуллин. – Хәрәкәт итүче агымга басу траекториясе салмак кына булырга тиеш. Шулай ук куркыныч маневр ясар алдыннан юл-һава шартларын, машиналарның хәрәкәт итү өлеше торышын исәпкә алу да зур әһәмияткә ия.

2020 елда ТРда каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән юл полосасына чыгу белән бәйле 286 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 75 кешенең гомере өзелгән, 478 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган. Аксубай районында 3 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, аларда 7 кеше тән җәрәхәтләре алган.

Юл йөрү кагыйдәләрен бозып, каршы хәрәкәт итү өчен билгеләнгән полосага чыгу 5000 сум күләмендә административ штраф яисә 4-6 айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү җаваплылыгын күздә тота. Әлеге кагыйдә бозу кабатланган очракта да җаваплылык каралган – бу бер елга кадәр хокуктан мәхрүм итүгә китерә.

ЮХИДИ бүлеге искәртә: машина йөртүчеләр, маневрның куркынычсызлыгына инанмаган очракта, сез үзегезнең һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның гомерен һәм сәламәтлеген куркыныч астына куясыз, бу күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X