Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 41 яңа очрагы ачыкланган
Республикада коронавирус инфекциясе диагнозы куелган 1129 пациент дәвалана.
Узган тәүлектә Татарстанда 41 кешегә Covid-19 диагнозы куелган, читтән килгән очраклар юк. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«25 кеше хастаханәдә, 16 кеше өйдә дәвалана», — диде Лилия Галимова. Ул 30-50 яшьлекләр арасында 12 кешенең авыруын әйтте.
Авыручылар саны буенча элеккечә үк Казан алда бара, анда 26 кеше авырый. Арча, Яшел Үзән һәм Тукай районнарында икешәр кешегә коронавирус диагнозы куелган.
Covid-19 пандемиясе башланганнан бирле Татарстанда коронавирусның 4555 очрагы ачыкланган. 3410 пациент дәваланып беткән, шул исәптән 48 кеше узган тәүлектә терелгән. 1137 кеше дәвалана.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев