Аксубаево
  • Рус Тат
  • Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 35 яңа очрагы ачыкланган

    Ун пациент хастаханәдә, 25 кеше өйдә дәвалана.

    Татарстанда коронавирусның 35 яңа очрагы ачыкланган. Бер очрак читтән килгән, калганнары контакт юл белән йоктырылган. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

    «Ун кеше хастаханәдә, 25 кеше өйдә дәвалана», — диде Лилия Галимова.

    Иң күп авыручылар 30-50 яшьлекләр арасында теркәлгән — 15 кеше, 60-70 яшьлекләр арасында тугыз кеше авырый.

    Казанда - 19, Чаллыда өч очрак ачыкланган. Районнар арасында Яшел Үзән алда бара — анда дүрт кеше авырган.

    Коронавирус башланганнан бирле Татарстанда Covid-19ның 4964 очрагы теркәлгән, 3835 кеше дәваланып беткән, шул исәптән 68 кеше узган тәүлектә терелгән. 

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: