Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 98 очрагы ачыкланган

Республикада инфекцияне 18 яшьтән яшьрәк тугыз бала йоктырган.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 98 очрагы ачыкланган. Аның алты очрагы республикага читтән кергән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«27 кеше хастаханәдә, 71 кеше өйләрендә дәвалана», диелгән ведомство хәбәрендә.

Тугыз очрак республикада яшәүче балигъ булмаган балалар арасында ачыкланган. Иң күп авыручылар (26 кеше) 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәрге төркемгә керә.

Иң күп авыручылар Казанда (54), Чаллыда (21 кеше) теркәлгән. Районнар арасында чир йоктыручылар саны буенча Югары Ослан (95 кеше), Түбән Кама һәм Әлмәт (дүртәр кеше) районнары лидерлык итә.

Татарстанда инфекция таралганнан алып, 14,7 меңнән артык кеше чир йоктырган, 11,2 кеше (соңгы тәүлектә — 49) терелгән.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X