Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 31 яңа очрагы ачыкланды

Бер очрак читтән кайткан кешедә ачыкланган, калганнары авыру кешеләрдән йоккан.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 31 яңа очрагы ачыкланды. Covid-19 инфекциясенең бер очрагы читтән кайткан кешедә ачыкланган, калганнары авыру кешеләрдән йоккан. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«12 кеше хастаханәгә салынган, 19 кеше өйдә дәвалана», диелгән хәбәрдә.

Авыруларның күбесенә 30-50 яшь, бер очракта балигъ булмаган баланың авыру йоктыруы расланган.

Коронавирус белән авыручыларның күбесе Казанда яши, узган тәүлектә анда 13 очрак теркәлгән.

1 августка Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе йоктыруның 5664 очрагы теркәлгән.

Коронавирус таралганнан бирле, 4560 кеше терелгән, узган тәүлектә — ике кеше. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

фото "Татар-информ" архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев