Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 25 яңа очрагы теркәлгән

27 сентябрьгә республикада барлыгы Covid-19 инфекциясен йоктыруның 7160 очрагы теркәлгән.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 25 яңа очрагы теркәлгән. Бу турыда Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Өч очракта читтән кайтучыларда, 22 очракта авыру кеше белән элемтәдә булучыларда ачыкланган. Биш кеше хастаханәдә, 20 кеше өйдә дәвалана», диелгән хәбәрдә.

Иң күп авыручы (10 кеше) 50 яшьтән 60 яшькә кадәрге төркемгә туры килә.

27 сентябрьгә республикада барлыгы Covid-19 инфекциясен йоктыруның 7160 очрагы теркәлгән. Барлыгы 6048 кеше терелгән, узган тәүлектә 28 кеше савыккан.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X