Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 йоктыруның 29 яңа очрагы ачыкланган

Коронавирус инфекциясе таралганнан башлап, республикада 5810 кеше авырган.

 Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 йоктыруның 29 яңа очрагы ачыкланган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Узган тәүлектә республикада Covid-19 йоктыруның 29 яңа очрагы ачыкланган. Шулай итеп, коронавирус инфекциясе таралганнан башлап, республикада 5810 кеше авырган», — диде спикер.

Аның сүзләренчә, узган тәүлектә белгечләр Covid-19 инфекциясенә 4,8 мең тест ясаган. Татарстанда авыру кешеләр белән аралашкан 973 кеше һәм чит илдән кайткан 36 кеше табиблар күзәтүендә тора.

«Узган тәүлектә республикада яшәүче 32 кеше терелгән. 38 кеше үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратына тоташтырылган», — дип сөйләде Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

фото "Татар-информ" архивы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев