Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Узган тәүлектә Аксубай районында коронавирусның 1 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда коронавирусның 23 яңа очрагы ачыкланган.

Соңгы тәүлектә Татарстанда 23 яңа коронавирус инфекциясе очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«5 кеше хастаханәгә салынган, 18е өйдә дәвалана», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Зарарлану очракларының күбесе 50дән 60 яшькә кадәрле төркемдә — тугыз кеше, 30дан 50гә кадәр сигез кеше ачыкланган.

Авырулар санының географиясе түбәндәгечә: Казанда - җиде кеше, икешәр очрак - Чаллы, Буа, Чүпрәле һәм Яшел Үзән районнарында, Аксубай, Балтач, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Яңа Чишмә, Питрәч һәм Чистай районнарында берәр очрак теркәлгән.

Республикада коронавирус инфекциясе тарала башлаганнан бирле барлыгы 6020 кеше сәламәтләнде, шуларның 15е — соңгы тәүлек эчендә.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X