Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Узган тәүлектә Аксубай районында коронавирус инфекциясенең 1 очрагы теркәлгән

Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагын 86 очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 86 яңа очрагы ачыкланган.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 86 очрагы теркәлде. Шул рәвешле, инфекция йоктырган кешеләрнең гомуми саны 15 мең 275кә җитте», - диде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

«Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Авдонина әйткәнчә, белгечләр бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенә 8 мең 343 тест үткәргән. 3470 кеше табиблар күзәтүендә кала.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков бер тәүлек эчендә республикада 82 кешенең коронавирустан терелүен әйтте. Барлыгы 11 мең 659 кеше савыккан.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X