Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Узган тәүлектә Аксубай районында 1 кешегә Covid-19 диагнозы куелган

Республикада коронавирус инфекциясе диагнозы куелган 1137 кеше дәвалана.

Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 коронавирусының 42 яңа очрагы ачыкланган, алар арасында читтән килгән бер генә очрак бар. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«13 кеше хастаханәдә, 29 кеше өйдә дәвалана», — диде Лилия Галимова. Аның сүзләренчә, 30-50 яшьлекләр арасында 13 авыру очрагы ачыкланган.

Элеккечә иң күп авыручылар Казанда — 20 кеше һәм Чаллыда — җиде кеше. Районнар арасында Нурлат алда бара, анда узган тәүлектә өч авыру очрагы ачыкланган.

Коронавирус пандемиясе башланганнан бирле Татарстанда барлыгы 4514 авыру очрагы теркәлгән. 3362 кеше дәваланып беткән, шул исәптән узган тәүлектә 53 кеше терелгән. 1137 кеше әле дә дәвалана. 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев