Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Узган тәүлектә 49 татарстанлы коронавирус йоктырган

21 кеше хастаханәгә салынган.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 49 яңа очрагы теркәлгән, шул исәптән бер очрак читтән кертелгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«21 кеше хастаханәгә салынган, 28е өйдә дәвалана», — дип аныкладылар ведомствода.

Авыручыларның иң күбе 30дан 50 яшькә кадәргеләр арасында — 11 кеше. Шул ук вакытта коронавирусны биш балигъ булмаган бала һәм 70тән 80гә кадәр һәм 80нән 90 яшькә кадәр булган җидешәр кеше йоктырган.

Иң күп чирләүчеләр Казанда теркәлгән, биредә инфекцияне 22 кеше йоктырган. Яр Чаллыда җиде Covid-19 очрагы теркәлгән. Инфекциялеләр саны буенча республиканың башка муниципалитетлары арасында Лениногорск районы алда бара, анда авыруның биш очрагы ачыкланган. Барлыгы Covid-19 авыруы тәүлек эчендә 11 муниципаль берәмлектә теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле республикада авыруның 18 284 очрагы ачыкланган. 14 991 кеше сәламәтләнгән.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев