«Узган елларда елап сорарга мәҗбүр була идек…»
Аксубай районы авыл җирлекләре Советларының хисап утырышлары башланды.
Алар район башлыгы Камил Гилманов, җәмәгатьчелек, ветеринария хезмәте, урман тармагы вәкилләре, инвесторлар, җирлек активлары катнашында уза. Беренчесе Иске Ильдеряк авыл җирлегендә үтте. Халык каршында җирлек башлыгы Сергей Маклаков хисап тотты.
Җирлек территориясендә җиде торак пункт урнашкан, анда 1280 кеше яши, шул исәптән 387 пенсионер, 255 бала, эшкә сәләтле яшьтә 638 кеше. Хисап елында 25 кеше үлгән, 13 сабый туган. 2020 елга җирлек бюджеты 6 461 813 сумнан артык тәшкил иткән, үз керем 94,1 процентка үтәлгән. Авыл халкы, үзара салым программасында актив катнашып, җирлек проблемаларын хәл итүдә сизелерлек ярдәм күрсәтә.
– Алты ел эчендә үзара салымның гомуми күләме миллион ярымнан артык тәшкил иткән, республика 6 миллион сумнан артык күләмдә финанслаган. Нәтиҗәдә, программа эшләгән чорда җирлек ихтыяҗларына 8 миллион сумга якын акча тотылган, – дип билгеләп үтте авыл җирлеге башлыгы.
Төзекләндерү планында иң мөһим бурычларның берсе – урам яктырткычлары санын арттыру белән энергияне аз сарыф итә торган лампалар урнаштыруга күчү. Хисап елында җирлектә каты көнкүреш калдыкларын үзәкләштерелгән җыюга күчкәннәр. Җирле халык инициативасы белән Яңа Ильдеряктә Җиңү паркына нигез салынган, Кече Уиш елгасы аша күпер төзекләндерелгән.
Иске Ильдеряктә иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү республика программасы буенча ял зонасы, спорт мәйданчыгы төзелгән һәм алар койма белән тотып алынган. Авыл җирлеге спортзалы түшәме яңартылган. Үзара салым акчасына алты ел эчендә җирлектә 14,6 километр юлга вак таш түшәлгән. Әмма җирлек эчендәге юллар проблемасы актуаль булып кала.
2020 елга планлаштырылган бурычлардан җирлектә Иске Ильдеряк мәктәбендә ашханә төзү, Яңа Ильдеряк авыл клубы, авыл җирлеге биналарын капиталь ремонтлау, район үзәк хастаханәсе белән берлектә Тарханка һәм Иляшкино авылларында ФАПлар эшен яңарту мәсьәләләре хәл ителми калган.
Җирлек башлыгы бу мәсьәләләрне быел хәл итәргә планлаштыра. Моннан тыш – Чуаш Енорускиносында елга аша салынган күпергә агымдагы ремонт ясарга, Тарханка авылында укучылар өчен павильон куярга, яр буен төзекләндерергә. Иске Ильдеряктә ике күперне ремонтларга. Җирлектә чүп өчен контейнер мәйданчыклары урнаштырырга кирәк.
Җирлек башлыгы, шәхси ярдәмче хуҗалык алып барудан кала, җирлектә эшкә урнашуның башка мөмкинлекләре юк, дип билгеләп үтте. Республика җитәкчелеге тарафыннан авыл кешеләренә ярдәм күрсәтелә. 2020 елда гына да җирлектәге шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару белән шөгыльләнүчеләр 726 000 сумлык дәүләт ярдәме алган. Шәхси хуҗалыкларда 16 миллион сумнан күбрәккә терлекчелек продукциясе җитештерелгән һәм сатылган, әлеге сумманың яртысы – сөт сатудан кергән.
Җирлек территориясендә КФХлар һәм мини-фермалар актив үсеш ала. Валерий Сапеев кош-корт үстерү буенча үз бизнесын елдан-ел җәелдерә бара, ул эш урыннары булдырып, 60 мең каз, үрдәк, мулардлар үстерә. Ул җирлеккә территорияне төзекләндерү, су челтәрләрен ремонтлау буенча ярдәм күрсәтә, халыкка Хач ману бәйрәмендә суга чуму өчен купель җиһазлый.
Сөт терлеге асрау буенча юнәлеш алган Владимир Баландов, Александр Ижутов КФХлары, Александр Жарков, Александр Таиркин мини-фермалары үз бизнесларын уңышлы үстерәләр.
Җирле хакимият, бигрәк тә пенсионерлар авылдагы уңай үзгәрешләргә шатланып туя алмый. Шундыйларның берсе – педагогика ветераны, депутат Михаил Пикмуллин, узган елда җирле хакимиятнең ирешелгән казанышлары җирлекнең элеккеге башлыгы Валерий Альметкин һәм аның эшен дәвам итүче Сергей Маклаков арасында гадел бүленәчәк, дип билгеләп үтте.
– Җирлек эшендә җитешсезлекләр яки кимчелекләр табарга теләүчеләрнең кәефләрен төшерәсем килә, без узган еллардан ким яшәмәдек. Узган елларда трибунадан чыгыш ясау катлаулырак иде, елап сорарга кирәк иде. Ә менә быел мин кулыма ручка алып, уйга калдым, безнең район җитәкчелегенә юлланган барлык үтенечләребез дә үтәлгән, – дип билгеләп үтте Михаил Васильевич.
Ул гражданнарның үзара салым программасын хуплавына, республиканың ул акчаларны финанславына канәгать булуын белдерде. Аның сүзләрен хезмәттәше, активист һәм җәмәгатьче Лидия Горбунова да хуплады. Бу авылда пенсионерлар сәламәт яшәү рәвеше алып баралар, авылны төзекләндерү өчен җан аталар. Тулы канлы тормыш алып бару, ял өчен җирлектә барлык шартлар да тудырылган, бары тик бердәм эшләргә генә кирәк, диләр алар.
Район башлыгы Камил Гилманов җирлектә балалар тууга бәйле хәлнең кискен булуына, узган елда җирлектә бер генә йорт та төзелмәвенә басым ясады. Ә гомумән алганда, җирлек эшчәнлегенә уңай бәя бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев