Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Уңышны көзен саныйлар

Район игенчеләре зур, җаваплы бурычны башкарып чыктылар – бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны урып-җыюны төгәлләделәр.

«Авыл таңнары» газетасы һәм мөхәррият сайты урак барышы белән даими таныштырып, яктыртып барды, кыр хезмәтчәннәре турында сөйләде. Район игенчеләренең нинди нәтиҗәләргә ирешүләре хакында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рөстәм Гатин белән әңгәмә корабыз.

– Иң элек барлык авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләрен, белгечләрне, комбайнчыларны, кыр уңганнарын бөртеклеләрне урып-җыюның иң җаваплы этабын тәмамлау белән ихластан котлыйсы, нәтиҗәле хезмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсе килә. Бу уңышның нигезендә – урып-җыюда катнашучыларның барысының да көйле эше ята.

Июль аенда, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров та катнашкан комбайннар парадында игенчеләр алдына бөртеклеләрне урып-җыюны оптималь срокларда һәм югалтуларсыз төгәлләү бурычы куелды. Безнең комбайнчылар бу бурычны намус белән үтәделәр.

Районда беренчеләрдән булып уракны «Актай» ҖЧҖ һәм «Аксубай» АФ игенчеләре төгәлләде.

13 сентябрьдә «Аксу Агро» ширкәте комбайннары 2020 ел уңышының соңгы тонналарын бирде.

– Бөртекле культураларны урып-җыю нәтиҗәләре нинди?

– Районда бөртекле культуралар өчен 38924 гектар җир бүлеп бирелде, урак өстенә үзебезнең 65 һәм ягадан 10 комбайн җәлеп ителде. Көн саен 1200-1300 шәр гектар мәйдан урылды. Барлыгы 122,900 мең тоннадан артык ашлык суктырып алынды. Район буенча уртача уңыш гектарыннан 32 центнердан артык тәшкил итте. Көзге бодай бер әйләнештән 41 центнер уңыш бирде. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, соңгы елларда бөртеклеләр уңышының арту тенденциясе күзәтелә. 2019 елда ул гектарыннан – 27,6 центнер, 2018 елда 26,8 центнер тәшкил итте.

Районда иң күп ашлык суктыруга «Аксу Агро» авыл хуҗалыгы предприятиесе иреште. Бу хуҗалыкта 51 мең тонна ашлык суктырып алынды. Монда бөртеклеләр 14945 гектардан артык мәйдан биләде. Район буенча иң югары уңышны «Аксубай» ширкәте хезмәтчәннәре җыеп алды – гектарыннан 37,2 центнер. Алар исә гектарыннан 46 центнердан артык арпа алуга ирештеләр. «Аксу Агро» ширкәтендә бөртеклеләр уңышы гектарыннан 34, 8 центнер тәшкил итте, бу да шулай ук уртача район күрсәткечен узып китә.

Бөртеклеләрне урып-җыю нәтиҗәләре буенча «Аксу Агро», «Аксубай» ширкәтләре алдынгылар рәтендә. Шуның өстенә, бу хуҗалыкларда, игенчелектән кала, терлекчелек тармагы да нәтиҗәле алып барыла. Бу икеләтә йөкләнеш. Әлеге авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләренә, урта звено белгечләренә эшчәнлекнең әлеге төп юнәлешләре буенча эшне белеп оештырганнары өчен рәхмәт әйтәсе килә.

– Рөстәм Минәсхат улы, әйтегез әле, үсемлекчелектә яхшы күрсәткечләргә ирешүдә нәрсә ярдәм итте?

– Кырчылыкта уңышлы нәтиҗәләргә китергән сәбәпләр күп. Иң мөһимнәре арасында – «Аксу Агро» һәм «Аксубай» авыл хуҗалыгы формированиеләре элиталы орлыклар чәчтеләр. «Аксу Агро» – 1420 тонна, «Аксубай» 230 тонна элиталы чәчү материалы сатып алды. Игенчелектә культураларны игү технологияләре сакланган. Быел районда беренче тапкыр эретмә төеннәре кертелде. Бу техник объектларда чәчүлекләрне авыруларга, корткычларга каршы эшкәртү һәм тукландыру өчен махсус сыеклыклар әзерләнә. Алар «Аксу Агро», «Аксубай», «Волжское» авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә оештырылган. Гомуми тулыланышы – 500 кубтан артык су эретмәсе. Культураларны игү процессында эретмә төеннәрен куллану уңдырыш дәрәҗәсенә дә йогынты ясады. Хезмәтне оештыруга килгәндә, уракта катнашучыларның нәтиҗәле эше өчен барлык шартлар тудырылды, шул исәптән алар кайнар туклану белән дә тәэмин ителде. Комбайн экипажлары көннең һәр сәгатеннән максималь файдаланып, бөтен көчләрен куеп эшләделәр.

– Башка кыр эшләре буенча нәрсә әйтә аласыз?

– Район республикада беренчеләрдән булып 5 сентябрьгә көзге культуралар чәчүне тәмамлады. Көзге чәчү эшләре 15153 гектардан артык мәйданда башкарылды (план буенча 12500 гектар). Һава торышы дус шытымнар барлыкка килүгә уңай тәэсир итә. Шуңа күрә ул киләсе елның яхшы уңышына өмет уята. Шулай ук быел күпьеллык үләннәр мәйданнарын яңарту буенча да зур эш күләме башкарылды. Күпьеллык үләннәр 3000 гектардан артык мәйданда чәчелде.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә рапсны җыеп алу дәвам итә, туңга сөрү тәмамланып килә. Чиратта – көнбагыш җыю.

Силоска кукуруз уру башланды. Бу культура 3 мең гектардан артык мәйдан били. 548 гектарга орлыкка кукуруз игелгән. Бу продукция сөт терлекләре өчен аерым азык әзерләүдә кулланылачак. 60 мең тонна силос әзерләү планлаштырыла. Эшләр күп әле, әмма авыл хуҗалыгының мондый уңган һәм тырыш хезмәтчәннәре белән барысын да уңышлы башкарып чыгарбыз дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X