Аксубаево
  • Рус Тат
  • Уңышны эшлекле микроклимат һәм авыл халкының активлыгы тәэмин итте

    Кәкре Күл муниципаль берәмлеге җитәкчесе Сергей Елисеев «2022 елда ТР АПКсында кече хуҗалыкларны үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге» бәйгесендә җиңүче булды.

    Сергей Елисеев авыл җирлеген 16,5 ел җитәкли һәм республика муниципаль берәмлекләре арасында иң хөрмәтле җитәкчеләрнең берсе булып тора.

    – Уңыш депутатлар коллективының һәм халыкның актив хезмәттәшлеге аркасында мөмкин булды, – дип таный муниципаль берәмлек җитәкчесе. – Безнең депутатлар эшлекле һәм максатчан, йөкләнелгән эшкә җаваплы карыйлар. Кәкре Күл авыл җирлеге ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы игълан иткән бәйгедә икенче ел рәттән катнашты һәм бу юлы – уңышлы. Бәйгенең төп критерийларының берсе – муниципаль берәмлекнең төп күрсәткечләре арта барырга тиеш, бу исә авыл кешеләренең тормыш шартларын яхшыртуны билгели. Кәкре Күл авыл җирлегендә барлык икътисади күрсәткечләр, узган еллар белән чагыштырганда, арту ягында. Шул исәптән – үзара салым акчасы да. Узган ел торак пунктларны төзекләндерүгә – 1 миллион 200 мең сумнан артык, агымдагы елда – 1 миллион 700 мең сум тотылган. Авыл халкы тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга үз акчаларына, шулай ук дәүләттән икеләтә финанс ярдәме алып яхшырту мөмкин булуына аңлап карыйлар. Узган ел алар үзара салым акчасын җан башыннан – 500әр, агымдагы елда 700әр сумнан җыйганнар. Бу акчаларга һәм республика бүлеп биргән субсидия хисабына авыл юлларын төзекләндергәннәр, балалар мәйданчыгы төзегәннәр, урамнарны яктыртуны җайга салганнар һәм башка бик күп мөһим эшләр башкарганнар.

    – Күп еллар дәвамында безнең алда торган проблемаларның күбесен без халыкның катнашуы белән хәл итә алдык, – дип ассызыклады Сергей Елисеев. – Быел торак пунктлар эчендәге юлларны төзекләндерүне дәвам итәчәкбез.

    Җирлек эшчәнлеген бәяләүдә төп критерийлар арасында – авыл хуҗалыгын бизнесын, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны, авылда эшмәкәрлекне үстерү. Кәкре Күл авыл җирлеге территориясендә өч фермер хуҗалыгы бар, берничә шәхси эшмәкәр эшли, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 332 мөгезле эре терлек асрала, шуның яртысы савым сыерлары. Авыл кешеләре артып калган сөтне эшкәртүгә тапшыралар. Боларның барысы да авылда эшлекле микроклимат югары дәрәҗәдә булуы турында сөйли.

    Шулай ук мәдәният өлкәсендә дә – авыл җирлегендә халыкның мәдәни ялы оештырылган, җирлек территориясендәге авыл мәдәният йортында эшләп килүче үзешчән коллективлар районнан читтә дә билгеле. Боларны барысын да бәйге комиссиясе лаеклы бәяләгән һәм авыл җирлеге башлыгына җиңү китергән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: