Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Уңышлар артында – фидакарь хезмәт

Авыл хуҗалыгы елы ахырына якынлашып килә. Аграрчылар аны нинди нәтиҗәләр белән тәмамлыйлар, бу хакта районның авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гатин белән сөйләшәбез.

– 2019 нчы авыл хуҗалыгы елы безнең район өчен уңышлы булды. Агымдагы елның 10 аенда башкарылган эшләргә йомгак ясап, уңай моментларны әйтеп узмый булмый. Бөртекле культураларны җыеп алуны район беренчеләрдән булып тәмамлады. Бүгенге көнгә кыр эшләре тәмамланган дисәк тә була. Быел бөртекле культуралардан саллы уңыш алуга ирештек. Районда җыеп алынган тулаем ашлык 94920 тонна тәшкил итте.

Бөртеклеләрнең уртача уңышы гектарыннан 28 центнер тәшкил итте. Чагыштыру өчен: узган елда бөртеклеләр уңышы гектарыннан 26,2 центнер булган. Шулай ук орлыкка кукуруз уңышы да узган ел дәрәҗәсеннән 10 берәмлеккә югары, урып-җыю чорында ул гектарыннан 50 центнер тәшкил итте. Быел «Аксу Агро» ҖЧҖ кыр хезмәтчәннәре шикәр чөгендерен игүдә зур уңышка иреште.

Алар гектарыннан уртача 400 центнер уңыш алып, район тарихында беренче тапкыр 121040 тонна татлы тамыр казып алдылар. Иң яшь, ләкин чәчүлек мәйданнары иң зур булган авыл хуҗалыгы предприятиесе – «Волга-Селект» ҖЧҖ кыр эшләрен вакытында башкарды. Механикалаштырылган звенолар техник культуралар – рапс һәм көнбагышны вакытында җыеп алдылар. Киләсе елга да уңышка ышанычлы нигез салынган.

Шуны әйтеп үтәсе килә, туфракны көзге эшкәртү эшләрен барлык хуҗалыклар да тулы күләмдә башкарды. Бу 45500 гектар җир. Көзге культуралар, барлык технологик чараларны һәм вакытны кулланып, 14035 гектар мәйданга чәчелде.

– Районда агротехник арсенал нинди торышта?

– Бүгенге көндә район агрофирмаларында һәм КФХларда 229 трактор исәпләнә. Безнең район авыл хуҗалыгы оешмаларының энергик тәэмин ителеше – 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә 153,2 ат көче, бу уртача республика күрсәткеченнән күпкә югары. «Волга-Селект» ҖЧҖгә кирәкле барлык агрегатлары белән Джон-Дир маркалы 10 трактор кайтты.

Шулай ук 15 берәмлек бөртек урып-җыю комбайны сатып алдык. Алар бөртекле культуралар, көнбагыш суктыруда уңышлы сыналды. Кыр хезмәтчәннәре тырыш хезмәтләре белән сөтчелек көтүенең кышны ышанычлы чыгуын тәэмин итәләр. Маллар уңышлы кышласын өчен районда 15497 тонна печән, 65000 тонна сенаж, 67000 тонна силос әзерләнгән. Мөгезле эре терлекләрнең шартлы бер башына 41,3 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. Югары сыйфатлы азыкларның мондый күләме кышкы һәм язгы чорда савымны тотрыклы итү мөмкинлеге бирә.

– Терлекчелек буенча нәтиҗәләр нинди?

– Ноябрь башына районда 17016 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, бу күрсәткеч узган ел дәрәҗәсеннән югары. Агымдагы елның 10 аенда 23276 тонна сөт җитештерелгән. Бу узган елның шул ук чоры күрсәткечләренә карата 101 процент тәшкил итә. 2135 тонна ит җитештерелгән, 2018 ел дәрәҗәсенә 104 процент. Район буенча уртача тәүлеклек үсеш 672 грамм.

Шулай ук агымдагы елның 10 аенда 4686 баш мөгезле эре терлек үрчеме алынган (узган ел белән чагыштырганда 102 процент). Бүгенге көндә сөтлебикәләрдән продукция алу район буенча бер сыерга 12,5 килограмм туры килә. Сөт савып алу буенча иң югары күрсәткечләргә Ильяс Сөләйманов КФХсы – 24,2 килограмм һәм “Аксу Агро” ҖЧҖнең сөтчелек комплексы – бер сыердан көнлек савым 15,7 килограмм ирешә. Районда иң яхшы уртача тәүлеклек үсеш “Аксу Агро” ҖЧҖ терлекчеләренеке – 742 грамм. Бу – алдынгы технологияләрне, заманча азык катнашмаларын куллану һәм хезмәтне белеп оештыру нәтиҗәсе.

– Фермер хуҗалыклары быел ничек эшләде?

– Районда хуҗалык итүнең кече формалары уңышлы үсеш ала. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы белән 68 КФХ шөгыльләнә, шуның 42се терлекчелек тармагын үстерү юнәлешен сайлаган. Фермерлар тарафыннан 14000 гектардан артык мәйдан эшкәртелә. Фермер хуҗалыкларында 2250 баштан артык мөгезле эре терлек асрала, шуның 859 башы савым сыерлары. Районда кошчылык (Валерий Сапеев һәм Сәлих Хәйруллин КФХлары) һәм ат асрау (Галияр Хәмитов һәм Валерий Семенов КФХлары) үсеш ала. Бүгенге көндә районда «Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү», «Үз эшен яңа башлаган фермер», «Агростартап», «Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперацияләрен үстерү» кебек төрле программалар буенча грантлар алучы 29 крестьян-фермер хүҗалыгы уңышлы эш алып бара.

Агымдагы елда 11,5 млн. сумга 5 грант алынды. Быел Айзат Шакировның «Аксубай» авыл хуҗалыгы кооперативы ачылды. Үз эшен үстерүгә ул 4,7 миллион сум күләмендә грант алды. Фермерлар яңа юнәлешләрне уңышлы үзләштерәләр. Геннадий Петрушков ябык алым белән – яшелчәләр, чәчәкләр, Сергей Кузьмин, Равил Мәхмүтов, Вәсил Галлямов җиләк-җимеш культуралары үстерә.

Әлеге чараларның барысы да авыл хуҗалыгы үсешенә тагын да зур этәргеч бирәчәк. 2019 елда район авыл хуҗалыгы предприятиеләрен һәм КФХларны үстерүгә субсидия сыйфатында дәүләт ярдәме алды. Бу финанс агымы район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләренең һөнәри осталыгы, тырышлыгы аркасында мөмкин булды. Ярдәм күрсәтү нигезе булып торган барлык кирәкле документларны алар ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына вакытында һәм югары профессиональ дәрәҗәдә тәкъдим иттеләр.

Үз чиратымда авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән барлык хезмәтчәннәргә – басу-кырларда иртәдән кичкә кадәр ару-талуны белми хезмәт куйган игенчеләргә, җир эшкәртүчеләрнең, иген игүчеләрнең хезмәтен белеп оештырган авыл хуҗалыгы белгечләренә, җитәкчеләргә рәхмәт әйтәсем килә. Тоташ яңгырлар алып килгән һава торышына карамастан, алар мобильләшә алдылар, урак өстен ике, өч сменада оештырдылар һәм кыр эшләрен оптималь агротехник срокларда тәмамлауга ирештеләр. Киләчәккә планнарыбыз зур, шундый состав белән барлык бурычларны да уңышлы үтәрбез дип ышанам.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев