Аксубаево
  • Рус Тат
  • “Уңыш“ операциясе

    25 июльдән Татарстанда “Уңыш“ оператив-профилактик чарасы үтә.

    Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге мәгълүматларына караганда, операция 18 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Операциянең максаты –  азык хәзерләү һәм урып-җыю чорында товар-материаль кыйммәтләрнең һәм авыл хуҗылыгы производствосы продукциясенең сакланышын тәэмин итү.

    Районның хокук саклау органнары операция барышында ашлык җыеп алу һәм авыл хуҗалыгы производствосы продукциясен хәзерләү вакытында урлау, үзләштерү очракларына  юл куймауга, авыл хуҗалыгы продукциясен ташыган вакытта аларны Татарстан Республикасы чикләреннән чыгармауга  юнәлдерелгән оператив-эзләү һәм профилактик чаралар комплексын гамәлгә ашыралар.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: