Аксубаево
  • Рус Тат
  • Уңыш нигезен дәлилләгән өч гыйбарә

    Иске Үзи урта мәктәбе белем бирү учреждениеләрен мониторинглауда беренче ел гына лидерлыкны тотмый.

    Бүген әлеге мәктәп директоры Любовь Гаврилова белем бирү сыйфатын бәяләүгә хәзерге заман ысуллары турында сөйләячәк.

    – Безнең мәктәп – үзенең тарихы, эчке мәдәнияте, йолалары булган уңышлы белем бирү оешмасы. Һәм мәктәпнең үзенең уңыш сере бар, – дип сөйли Любовь Владимировна. – Безнең формула өч өлештән тора. Беренчесе – югары квалификацияле кадрлар.

    Укытучыларның 82,36 проценты квалификацион категориягә ия. Икенче өлеше – балаларның мотивациясе. Укытучылар беренче сыйныфтан ук яхшы нәтиҗәләргә ирешергә өйрәтәләр. Безнең төп бурыч – баланың сәләтен өйрәнү һәм ул шәхес булып җитешсен  өчен бөтен көчне кую. Һәм өченче өлеш – укучыларның гаиләләре белән үзара ярдәмлек.

    Мәктәптә эчке һәм тышкы үзара яраштырылган бәяләү системасын үз эченә алган белем бирү сыйфатын бәяләү системасы эшләнгән. Үткән уку елында мәктәп дәрәҗәсендә администрация тарафыннан белем бирү сыйфатын бәяләүнең  кереш, арадаш  мониторинг, мәктәп эче күзәтчелеге кысаларында диагностик

    тикшеренүләр, 2-8, 10 сыйныфларда укучылар өчен арадаш аттестацияләр, ДЙАнә әзерләнү кысаларында бөтен процедураларны да үтәп бөтен фәннәр буенча  күнекмә БДИлары үткәрелгән. Һәр сыйныф җитәкчесенең, фән укытучысының уздырылган барлык мониторинглау тикшеренүләре язылып барылган формалары бар һәм алар уку елы дәвамында аның нигезендә эшлиләр.

    Мониторинглау нәтиҗәләре тулаем сыйныф, фән, укытучы, укучы һәм мәктәп буенча эшкәртелә һәм, әйтергә кирәк, барысы да уку елы барышында, шулай ук узган уку елы динамикасында тикшерелә.

    ВПР нәтиҗәләрен анализлау математика һәм әйләнә-тирә дөнья  фәннәре буенча 4 сыйныф эшләре йомгаклары район буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак булуын, ә рус теле буенча район күрсәткече дәрәҗәсендә булуын күрсәтте. 5 һәм 6 сыйныфларда бөтен фәннәр буенча да уртача бәяләр район күрсәткечләреннән югарырак.

    – ТДИ буенча нәтиҗәләрнең, рус теле һәм җәмгыять белеме фәннәреннән тыш, бөтен фәннәрдән район күрсәткечләреннән югарырак булуы сөендерә, – дип билгеләп үтте Любовь Гаврилова. – Аңлашыла ки, әлеге фәннәр буенча әзерлек дәрәҗәсен арттырырга кирәк.

    11 сыйныф укучыларына килгәндә, химия, биология, физика, рус теле, математика (профиль), тарих, җәмгыять белеме фәннәреннән БДИ нәтиҗәләре республика күрсәткечләреннән  югарырак.

    Чыгарылыш сыйныф укучысы Данил Буслаев химиядән 98 балл һәм математикадан 82 балл, Ксения Наумова биологиядән 94 балл, рус теле һәм химиядән 89 балл, Ангелина Гаврилова рус теленнән 86 балл җыйдылар.

    Алты чыгарылыш укучысыннан 4се мәктәпне алтын медальгә тәмамлады, моны БДИ нәтиҗәләре дәлилләде. Мәктәп нәтиҗәләре белем бирү күрсәткечләренең бәяләү сыйфаты һәм объективлыгы ДЙА һәм олимпиадалар нәтиҗәләре белән дәлилләнү турында сөйләү өчен нигез булып тора. 

    Иске Үзидә ата-аналарны укыту процессына актив җәлеп итәләр. Ачык ишекләр көне үткәрәләр, педагогик совет утырышларына чакыралар. Ата-аналар күнекмә тестлаштыруларда актив катнашалар, ВПРда җәмәгать күзәтүчеләре булып торалар.

    Даими рәвештә булачак мониторинглау тикшеренүләре һәм аларның нәтиҗәләре турында мәгълүмат стенды һәм рәсми сайт аша хәбәрләшү алып барыла.

    – Алда әйтелгәннәргә йомгак ясап, шуны билгеләп үтәсем килә –  безнең мәктәп белем бирү сыйфатын арттыруны аерым фәннәр буенча белем бирү сыйфатын күтәрү, социальләштерү һәм укучыларның үзбилгеләнеше аша күрә.

    Безнең уртак көчебез һәм тырышлыгыбыз алга таба балаларның, һәрберебезнең һәм районның бөтен белем бирү системасы үсеше гаранты булып торачагына ышанам, – дип йомгаклады сүзен уңышлы белем бирү оешмасы җитәкчесе.

    Фото
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: