Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Уҗымнарны кышын да күзәтеп торалар

Россельхозүзәкнең район бүлекчәсе агрономнары кыш дәвамында көзге культуралар торышын күзәтеп торалар.

Мул уңыш үстерү – җиңел булмаган, нәзберек эш.

Бу процесста төрле һөнәр ияләре катнаша: агрономнар, механизаторлар. Булачак уңышка Россельхозүзәкнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре дә үз өлешләрен кертәләр. Алар. кар астыннан монолитлар казып алып, даими рәвештә көзге культураларны сынауга алып торалар. Бу алга таба тикшерүләр өчен эш материалы.

Беренче категорияле агрономнар Гөлнар Гатина һәм Айсылу Зәйдуллина көзге игеннәр үсентеләренә тикшерү үткәрәләр. Аларның торышы турында мәгълүмат алу өчен, кырдан алып кайткан үсенте сынауларын сайлап алалар, аларны махсус химик эремәгә салалар. Бу процедура белгеч өчен үсентеләрнең тормышка сәләтлелегенә тест булып тора. Мондый тикшерү мәгълүматларына нигезләнеп үсемлекләрнең торышы турында нәтиҗә чыгарыла.

– Безнең белгечләр үз күзәтүләре турында район хуҗалыкларына хәбәр итәләр, – дип сөйли Россельхозүзәкнең район бүлекчәсе җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов. – Бу авыл хуҗалыгы предприятиеләре агрономнары алга таба көзге культураларны тәрбияләү процессында безнең мәгълүматларны исәпкә алсын өчен эшләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X