Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Уҗымнар яхшы хәлдә

Район кырларында көзге уҗымнарның беренче чәчүлекләре яшелләнеп килә инде.

Уҗымнарның нинди хәлдә булуын ачыклау өчен Россельхозцентрның Аксубай бүлекчәсе җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Фәндәс Гафиятуллин «Аксу Агро» ҖЧҖнең Яңа Тимошкино авылы артындагы көзге бодай участогын карадылар.

Бу басу августта чәчелгән. Бүген тигез рәт булып шытып чыккан яшел уҗымнар күзләрне иркәли. Алар үсентеләрнең тамырлары һәм җир өсте өлеше торышын тикшерделәр. 

– Барысы да нормада, – дип билгеләп үттеләр белгечләр. – Вегетатив процесс, бара, үсемлекләрдә туклыклы матдәләр, дым җитәрлек, өстәвенә һава торышы да уңай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X