Аксубаево
  • Рус Тат
  • Уяв. Яңарыш

    Быел Уяв бәйрәме 20 еллык юбилеен билгеләп үтә.

    Һичшиксез, Уяв – тамырлары белән тирән борынгылыкка, бик күптәнге вакытларга илтүче бәйрәм. Чәчү эшләрен тәмамлаганнан соң чуашлар әйлән-бәйлән йөрткәннәр, үзләренең җырлары, биюләре белән Тәңрегә мөрәҗәгать итеп, уңыш яхшы булсын, икмәк уңсын дип яңгырлар сораганнар. Һәм Уяв әйлән-бәйләне һәр авылда уздырылган, балалар өчен уеннар оештырганнар, ир-атлар келәмдә көч сынашкан. Әмма Уяв тирә-күрше авыллар халкын гына җыеп, җирле бәйрәм булып калган.

    1998 елда мәдәният бүлеге, аерым алганда, аның инспекторы Надежда Крайнова әлеге чуаш бәйрәмен район җитәкчелеген, кунакларны җәлеп итеп киң күләмле район бәйрәме итеп уздыру инициативасы белән чыккан. Леонид Марков ул вакытта хакимият башлыгы булган. Ул инициативаны хуплаган һәм чираттагы планеркада бәйрәмне Сөнчәле авылында уздыру карарын кабул ителгән.

    – Мин шунда ук аны ничек уздырырга, нидән башларга дип баш вата башладым, – дип бүлешә истәлекләре белән Сөнчәле авыл советының элеккеге рәисе Нина Орлова. – Уздыру урынынсайларга ул вакытта администрациядә эшләгән Виталий Третьяк ярдәм итте. Һәм Улах урыны юкка гына сайланмады – нәкъ менә монда элек әйлән-бәйлән уздырганнар. Бәйрәмне оештыруның күп өлешен мәдәният бүлеге үз өстенә алды. Бу аланны бизәү дә, концерт программасы да. Анатолий Савинов та ярдәм итте. Ул бер капчык шикәр бүлеп бирде, аны сатып без продуктлар сатып алдык. Өстәлләр кордык, зур казаннарда балык шулпасы пешердек, зур иске самавырлар кунакларны үзләренә дәшеп кайнап утырды.

    – Кешенең чыганакка – туган теленә, туган моңнарына әйләнеп кайтырга кирәк булган вакыты килеп җитә, – дип билгеләп үтте мәдәният ветераны Надежда Крайнова. – Һәм 90нчы еллар уртасында моңа барысы да инанды. Ә иң мөһиме җитәкчелек моны аңлады. Без милли бәйрәмне Урмандеевода, Емелькинода үткәрдек, Кондратта катнаштык. Һәм Сөнчәле киң күләмле Уяв бәйрәмен үткәрүдә башлангыч нокта булды.

    Шундый бәйрәмне оештыру, өстәвенә беренче тапкыр, җиңелләрдән түгел иде. Әмма барысы да уңышлы булды.

    “Әйлән-бәйләннәр йөрткән зур аланга чәчәкләр сибелгән сыман иде – ансамбль катнашучылары традицион кызыл, алсу, яшел киемнәрдә шундый матур иделәр... Аларның муеннарына тагылган муенсалар йөзләгән кечкенә кыңгыраулар сыман чыңладылар“, – дип язган ул вакытта район гәзите хәбәрчесе Ирина Крюкова.

    – Ул гореф-гадәтләрнең ярңартылуын күргәннән шатлык, үзебезнең халык өчен горурлык хисләрен уятты, – дип сөйли Ирина Васильевна, 1998 елның июнь аен искә алып.

     

    Надежда Рябцева фотосы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: