Аксубаево
  • Рус Тат
  • Уяв - дуслык һәм бердәмлек бәйрәме

    Аксубайда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чуваш Республикасы башлыгы Михаил Игнатьев катнашында Уяв чуваш мәдәнияте республика бәйрәме узды.

    Күп санлы кунакларны каршы алганда, үзәк мәйдан үзгәрде. Биредә яңа зоналар, корылмалар, зур сәхнә барлыкка килде. Уяв уңаеннан бәйрәм мәйданы чуаш милли стилендә бизәлгән иде.

    АКСУБАЙ МӨХТӘРӘМ КУНАКЛАРНЫ КАРШЫ АЛДЫ

    Кунакларны «Нечкәбил» республика матурлык, ана булу һәм гаилә конкурсы җиңүчесе – Полина һәм Станислав Мулеевлар гаиләсе каршы алды.

    Мәртәбәле кунаклар чуаш җырларын башкаручыларның тере коридоры буйлап уздылар. Тематик импровизацияләнгән ишегалларын кызыксынып карадылар.

    Тәҗрибәле умартачылар, аучылар, балыкчылар, ипи пешерүчеләр белән әңгәмә кордылар, чуаш куасын авыз иттеләр. Милли ризыклар да кызыксыну уятты. Рөстәм Миңнеханов әче коймак ның  мичтән чыкканын көтеп алды, ә Михаил Игнатьев үзе җәймә пешереп күрсәтте.

    Югары кунакларның игътибарын интеллектуаль зона – «Аксубай укулары» интерактив мәйданчыгы да җәлеп итте, алар чуашларның импровизацияләнгән йортында булдылар, «терлекләр ихатасы»н карадылар.

    Бәйрәм мәйданында хөрмәтле кунаклар тантаналы мизгел шаһиты булдылар. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова тренер Валерий Павлов җитәкчелегендәге «Аксу» командасына балалар футболын үстерүгә керткән өлешләре өчен Рәхмәт хаты тапшырды. Ул зона, республика ярышларында җиңүчеләргә һәм призерларга спорт туплары, ярышлар уздыру өчен атрибутлар тапшырды. Кунаклар балаларга яңа җиңүләр теләделәр. Балалар республика, район җитәкчеләре һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты белән истәлеккә фотога төштеләр.

    БӘЙРӘМГӘ СТАРТ БИРЕЛДЕ

    Ә мәйданда чуваш көйләре яңгырады, бәйрәм программасын тирән мәгънәле, мавыктыргыч итеп «Уяв аланы» фольклор-этнографик композициясе ачты. Яшел чирәмдә матур тамаша булды – халык җырлары астында авыл мәдәният йортлары үзешчәннәре, балалар коллективлары уеннар, милли бәйрәм элементлары – кунакларны каршы алу, яңгыр чакыру кебек матур тамаша күрсәттеләр.

    Чабаксардан килгән профессиональ артистлар да үзләренең җыр-биюләре белән бәйрәмдә катнашучыларны сөендерделәр. Тамашачылар бу күренешләрне бик кызыксынып күзәттеләр. Һәм, ниһаять, чуваш нәселенең аксакаллары, борынгы гореф-гадәтләрне саклаучылар колга кактылар. Ул яхшы, игелекле эшнең башы булып тора.

    РӘСМИ КОТЛАУЛАР

    Мәйданга җыелучыларны өч телдә – чуаш, татар, рус телләрендә сәламләделәр. Мәртәбәле кунакларны көчле алкышлар белән каршы алдылар.

    - Аксубай районында күп гасырлар бергә рус, чуаш һәм татар халкы дус, тату яшиләр, – дип ассызыклады үзенең сәламләү сүзендә район башлыгы Камил Гилманов. - Безнең республика, район үсешендәге күп санлы уңышларыбыз да, район кешеләренең кайсы милләттән булулары һәм нинди дин тотуларына карамастан, бердәм фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә ирешелде. Һәр халык үз тамырлары белән нык. Мин ата-бабаларыбызның матур традицияләрен, тарихын һәм мәдәниятен саклап калган якташларга рәхмәтле.

                                 Реклама
    Район башлыгы Татарстан Президентына Аксубайда Республика Уявын уздырырга ышаныч белдерүләре һәм мондый зур чараны уздыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

    Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Игнатьев сәхнәгә чуваш милли киемнәреннән чыктылар.

    – Мин дә бүген үземә бер костюм сайладым. Дустыбыз Дмитрий Самаренкин (ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР чуваш милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе ) ике мең ярым костюм тектергән. Ул безгә дә ике костюм бирде һәм без тулысынча бу бәйрәмнең чын катнашучылары булдык, - дип сөйләде Татарстан Республикасы Президенты.

    Президент бу чарага башка төбәкләрдән килгән кунакларга, Чуваш Республикасы җитәкчелегенә, аның командасына рәхмәт белдерде һәм «нинди милләттән булуыбызга карамастан, мондый матур бәйрәмдә – без барыбыз да бергә»дип ассызыклады.

    Рөстәм Миңнеханов Яңа Үзи авылы мәдәният йорты режиссеры Алим Идиятуллинга, район мәдәният йорты директоры Ольга Копоневага, Лениногорск районы Яңа Сережкино мәдәният йорты җитәкчесе Лидия Матвеевага «Атказанган мәдәният хезмәткәре» билгесен тапшырды Милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен Чуваш Республикасының җыр һәм бию коллективына ТР Президентының Рәхмәт хаты тапшырылды.

    Тантанада катнашучыларга Чуваш Республикасы башлыгы Михаил Игнатьев мөрәҗәгать итте. – Мин сезне әлеге матур Уяв бәйрәмендә сәламләвемә чын күңелдән шатмын, – дип билгеләп үтте ул. – Буыннан-буынга мәдәни һәм рухи традицияләрне чагылдыручы кыйммәтле әйберләрне тапшыручы ветераннарга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә.

    Бу - бик мөһим эш. Глобальләшү процессында бу кыйммәтләрне югалтмау мөһим. Һәм болар барысы да бүген яшь буынга тапшырыла. Бүген искиткеч матур милли костюмнар кигән балаларны күрү күңелгә шатлык өстәде. Татарстан халкының тормыш рәвеше, үз үзенчәлекләре бар, –  дип ассызыклады ул.
    Ул Уявта катнашучыларны якынлашып килүче Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме белән дә котлады.

    Актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Михаил Игнатьев ТР ЧНК рәисе Дмитрий Самаренкинга «Чуваш Республикасы алдындагы казанышлары өчен» медален, чуваш милли мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен Аксубай районы башлыгы Камил Гилмановка Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк – кул сәгате тапшырды.

    Уяв программасын матур, дулкынландыргыч тамаша – дуслык, татулык, чуаш халкының бердәмлеге һәм чәчәк атуы дәвам итте. Милли кием кигән йөзләрчә катнашучы, чакырылган кунаклар белән бергә, кулга-кул тотынышып, Уяв җырын җырлап мәйдан тирәли әйләнделәр.

    Ә ХУҖАЛЫКЛАРДА...

    Республика Уявына килгән һәркем бу көнне аның матурлыгы, күргәннәрдән алган тәэсирләре белән озакка истә калдырачак. Зәвык белән эшләнгән өйләр, ишегаллары игътибарны аерым җәлеп итте. Һәркем үзе өчен кызыклы яңалык ачты.

    Төп сәхнәдә катнашучыларны Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Чуашстанның мәдәният министры Константин Яковлев сәламләделәр.

    Балалар фольклор коллективлары, «Чуваш чибәре», «Уйнагыз, гармуннар! « конкурслары дәвам итте. «Квас әзерләү осталары» үз продуктының дегустациясенә һәм шуңа бәйле рәвештә тавыш бирүгә чакырдылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: