Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ут белән көрәш – кыюлар эше

    Бүген районның янгын хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре – Янгын сагы көнен билгеләп үтәләр.

    Янгын сагы гамәлдә булган тарихта аның исеме һәм петлицалардагы билгеләр бер генә тапкыр үзгәрмәгән. Әмма табигать бәла-казаларын һәм техноген аварияләрне булдырмау, янгыннарны профилактикалау, шулай ук сулыкларда халыкның иминлеген тәэмин итү буенча чаралар үткәрү төп максат булып кала бирә.

    Соңгы елларда дәүләт янгын күзәтчелеге бүлегенең нәтиҗәле эше аркасында районда янгыннар санының артуы күзәтелми. Мәктәпләрдә, мәктәпкәчә белем бирү объектларында, мәдәникүңел ачу учреждениеләрендә һәм халык күп була торган урыннарда янгыннарга юл куелмады. Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү системасының җайга салынган эше нәтиҗәсендә район территориясендә су басу һәм башка гадәттән тыш хәлләр вакытында килеп чыккан җитди нәтиҗәләргә юл куелмый.

    Янгын часте базасында «Коткару хезмәте – 01» бердәм кизүдиспетчерлык (ЕДДС) хезмәте эшли. Бердәм кизү-диспетчер хезмәтенең җайга салынган эше төрле һәлакәтләр һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычына бик тиз җавап бирергә ярдәм итә.

    Янгыннар һәм төрле һәлакәтләр турында ЕДДСка кергән мөрәҗәгатьләр һәм гаризалар буенча кизү торучы карауллар кичекмәстән янгыннарны сүндерүгә яисә халыкка ярдәм итү өчен чыгалар.

    Янгын сүндерүчеләр – бөтен район халкы өчен ышанычлы тыл. Алар кыю, курку белмәс, батыр йөрәкле кешеләр. Еш кына, бәла безгә, якыннарыбызга кагылганда без аларның эшләрен күрәбез һәм бәялибез. Ә алар өчен һәр көн куркыныч белән бәйләнгән.

    – Россия ЭЭМның Татарстан Республикасы буенча җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән район янгын сүндерүчеләрнең барлык шәхси составын һәм ветераннарын һөнәри бәйрәм белән котлыйм. Бүген безнең арада булмаган, әмма хезмәт еллары вакытында яшь хезмәткәрләргә тапшырган бәяләп бетергесез тәҗрибәләре өчен янгын сагы ветераннарына рәхмәт белдерәм, – дип билгеләп үтте Аксубай янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны җитәкчесе эчке хезмәт майоры Руслан Ибляминов. – Ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, ныклык һәм түземлек, оптимизм һәм киләчәккә ышаныч телим.

    Янгын сүндерү хезмәтләре арасында һөнәрне гомерлек юлдаш итеп сайлаучылар да аз түгел. 20 елдан артык эшләгән һәм үз җилкәләрендә зур тәҗрибә туплаган шәхси состав рәхмәт сүзләренә лаек. Алар арасында – Фәрит Туктаров, бертуган Минәсхат һәм Әсфан Бәһаутдиновлар, Гадел Билалов, Сергей Васюткин, Сергей Крайнов, Анатолий Новичков, Фәнил Шәйдуллин, Марат Мәхмүтов, Сергей Баглай, Геннадий Миронов, Җәмил Хөснетдинов бар.

    Тәҗрибәле янгын сүндерүчеләргә алмашка һәм куркыныч һөнәрне үзләштерергә – Александр Федоров, Андрей Новичков, Юрий Кузнецов, Григорий Андреянов, Рүзәл Гайнуллин, Илназ Хәмитов килде.

    Редакция коллективы исеменнән янгын сүндерүчеләргә җиңнәренең коры булуын, хәвефле кизү көннәренең аз булуын, ышанычлы тыл һәм өйдә һәрвакыт көтеп торуларын телисе килә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: