Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Урып-җыюны төгәлләп, язга әзерләнәләр

Президиум да, Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре дә киңәшмә барышында, арбаны – кышын, ә чәчү техникасын – салкыннарга кадәр әзерләргә кирәк, дигән сүзләрне еш кабатладылар.

Аксубай районында ремонтның ничек баруы турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гатин һәр авыл хуҗалыгы предприятиесе буенча аерым сөйләде.

Район территориясендә 4 эре инвестор, 59 крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. Аларда 229 трактор исәпләнә, шуның 49ы – куәтле, 65е бөртек урып-җыю, 11е азык җыеп алу комбайны, 22се чәчү комплексы, 120 берәмлектән артыгы туфрак эшкәртү техникасы.

Рөстәм Минәсхат улы, бүгенге кәнгә Аксубай районында авыл хуҗалыгы техникасы язгы кыр эшләренә 80 процент әзерлектә, дип йомгак ясады.

Утырышта район авыл хуҗалыгы идарәләре җитәкчеләре һәм механикалаштыру буенча белгечләренең, Аксубай, Әлки, Алексеевск, Нурлат, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Спас, Чирмешән һәм Чистай районнары авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм инженер-техник хезмәткәрләренең туфрак эшкәртү, чәчү һәм үзйөрешле техниканы ремонтлау барышы турындагы чыгышлары тыңланды.

Башлыча чит ил техникасын запас частьләр белән тәэмин итү, механизаторларның һәм ремонт эшләренә җәлеп ителгән эшчеләрнең хезмәт шартлары, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау графигы, хезмәткә түләү, кызыксындыру чаралары һәм башка мәсьәләләр тикшерелде.

– Бүген бездә техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү буенча традицион штаб узды. Аны без ел саен районнарда инженер-техник хезмәтләрне, техниканы үз вакытында әзерләү өчен сервис хезмәтләрен мобилизацияләү өчен үткәрәбез. Әлбәттә, хәзер инженерлар өчен менә дигән вакыт, көчле салкыннарга кадәр безгә язга таба барлык тракторларны торгызып, двигательләрне көйләп, ремонтлап бетерергә, бөтен җир эшкәртү, чәчү һәм үзйөрешле техниканы сафка бастырырга кирәк. Шундый сораулар тора, эшне дөрес оештырырга, запас частьләргә заказ бирергә кирәк, чөнки заводларда запас частьләр һәрвакытта да булмый, аларга бүгеннән үк заказ бирергә, түләргә кирәк... – дип сөйләде хәбәрчебезгә авыл хуҗалыгы министры урынбасары Тәлгат Таһирҗанов. – Бүгенге көндә әле барлык техника да әзер түгел, республика хуҗалыкларының 40 проценты гына техникаларны ремонтлауны төгәлләгән. Тракторларны да, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауны төгәлләгән хуҗалыклар да бар, алар язга тулысынча әзер. Якын арада барлык хуҗалыкларда, шул исәптән Аксубай районында да йөз процент әзерлек булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев