Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Урып-җыюны кайчан башларга кирәклеген әйтәләр

Бу көннәрдә Россельхозүзәк бүлеге хезмәткәрләренең мөһим бурычларының берсе – бөртекнең тамырына дымлылыгын билгеләү.

Россельхозүзәкнең Аксубай бүлегендә бу катлаулы процедура белән 1 категорияле агроном Гөлнар Гатина шөгыльләнә.

Ашлыкны дымлылыкка билгеләү процессы озак вакыт, зур хезмәт таләп итә һәм берничә этаптан тора. Соңыннан белгеч нәтиҗә ясый, махсус математик формулалар буенча дымлылык процентын исәпләп чыгара. Боларның барысы да игенчеләр уңышны урып-җыюга вакытында керешсеннәр өчен эшләнә.

– 34 процент дымлылыкта бөртек өлгереше туктала, – дип аңлата белгеч. – Шул вакытта культураны чаптырырга һәм теземнәргә киптерергә салырга мөмкин.

Россельхозүзәк вәкилләре күрсәтмәләре кыр хезмәтчәннәренә үсемлекчелектә хаталардан котылырга ярдәм итә. Шулай итеп, уңыш язмышы игенчеләргә генә түгел, лабораторияләрдә эшләүче ак халатлы кешеләргә дә бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев