Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Урманнарны янгыннардан саклыйк

13 мартта Россиядә «Утны туктат!» дип аталган янгынга каршы федераль мәгълүмати кампания старт алды. Аның максаты – һәр кешегә, һәр юридик затка янгынның әйләнә-тирә табигать өчен нинди куркыныч тудыруын җиткерү.

Ел саен Россиядә янгыннар 2 миллион гектар урманны юкка чыгара — бу экспортка киткән урманнарны да кертеп, урманнарны кисүдән килгән зыяннан ике тапкырга күбрәк. 10 табигый янгын очрагының 9ы кеше гаебе белән килеп чыга.

Язгы чорда урманнарга янәшә кырларда, йорт яны территорияләрендә коры үлән яндыру еш кына урманнарда янгын чыгуга китергән сәбәп булып тора. Алар тыелган, шуңа да кармастан, гражданнар, юридик затлар мәйданнарны ут ягып чистартуга тартыла.

Аксубай урманчылыгы гражданнарны янгын куркынычсызлыгы чорында урманнарда һәм аларга якын территорияләрдә янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәргә чакыралар. Учакларны караучысыз калдырырга, сүндерелмәгән тәмәке төпчеген һәм шырпыны ташлап калдырырга ярамый. Көчле җил һәм коры һава торышы шартларында яисә шторм кисәтүе булганда урманнан файдаланучыларга делянкаларда янгын куркынычы янаган эшләрне башкару тыела. Әлеге кагыйдәләрне үтәү безнең урманнарны янгыннардан сакларга ярдәм итәчәк.

Урманнарыбыз болай да бетеп бара: зинһар өчен үләннәргә ут төртмәгез, башкаларга да моны эшләргә юл куймагыз. Тәмәке төпчекләрен ташлап калдырмагыз, үзегез артыннан учакларны сүндереп калдырыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев