Аксубаево
  • Рус Тат
  • Урманнарны янгыннан саклау

    Урманда янгын чыгу куркынычы урманны көзге яңгырлар каплый башлаганчы саклана.

    Ут барлыкка килүгә сәбәп булмасын өчен нәрсә эшләргә кирәк дигән  сорау белән урманны саклау һәм яклау инженеры Әлфия .Булдакова   га мөрәҗәгать иттек: 

    –Билгеле булганча, урманнарда күпчелек янгын гражданнарның ачык ут белән саксыз мөнәсәбәтләре аркасында килеп чыга. Янгын куркынычы янаган чорда табигать кочагында ял иткәндә урманнарда учак ягу, янган шырпы, сүндерелмәгән тәмәке төпчеген җиргә ташлау тыелганын һәрдаим истә тотарга кирәк.

    Янгын чыгуның классик сценарие шундый: сүндерелмәгән шырпы яки тәмәке коры үләнгә эләгәчәк һәм  җил белән ут үрләп коры-сары яна башлаячак. Бер сәгатьтән соң бу урынны ялкын тулысынча ялмап алачак. Урман сагы хезмәткәрләре район халкын, табигатьтә булганда, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә өнди. Янгын чыккан җирне күргән очракта, мөмкин кадәр тизрәк бу хакта урманчылык хезмәткәрләренә яки янгын частенә хәбәр итәргә кирәк. 

    – Россиянең төрле төбәкләрендә урманнар яна, ут белән кешеләр көрәшә. Аксубай урманчылыгы коллективы мондый хәл килеп чыкмасын өчен нинди конкрет эш башкара?  

    –Урман хезмәткәрләре урман территориясендә янгыннарга юл куймау буенча көчәйтелгән профилактик эш алып баралар. Профилактик чаралар кысаларында Аксубай урманчылыгы хезмәткәрләре дәүләти урман инспекторлары һәм районның янгын часте вәкилләре белән берлектә урман биләмәләренә чыгалар, ял итүчеләр, гөмбәчеләр  еш йөри торган территорияләрдә булалар.

    Патруль авыл халкы белән очрашып, аңлату эшләре алып бара. Һәр участок урманчылыгында ирекле янгын дружиналары оештырылган. Дружиналарның әгъзалары үз бурычларын һәм урманда янгын турында сигнал килеп чыккан очракта нинди гамәлләр кылырга кирәклеген төгәл белә. Мондый гамәлләрне алар янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр вакытында берничә тапкыр кабатлаганнар инде.  

    Янгын чыгуны кисәтүче чаралар арасында болынга якын булган урман массивлары буйлап минерал полосалар ясау да бар. Урманнарыбызны утлы стихиядән саклау өчен янгын куркынычы чорында бөтен кешегә дә уяу булу кирәк. Кабатлап әйтәбез: янгын чыкканны күргән очракта, мөмкин кадәр тизрәк бу хакта урманчылык хезмәткәрләренә яки янгын частенә хәбәр итү мөмкинлеген табарга тырышыгыз.

    Фото Аксубай урманчылыгы архивыннан алынды. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: