Урманнарның чисталыгын үз кулларың белән тәэмин итәргә
Республикада «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясенең көзге этабы башланды.
13 сентябрьдән 13 ноябрьгә кадәр республикада «Татарстанның чиста урманнары» көзге экологик акциясе узачак.
Акциянең көзге этабы кысаларында урман фонды территориясендә тәртип урнаштыру, урман кишәрлекләрен каты коммуналь калдыклардан, шулай ук ауган агачлардан, коры-сарыдан җыештыру планлаштырыла. Урман хезмәткәрләре шулай ук акция кысаларында аншлагларны, информацион щитларны һәм урманда ял итү урыннарын төзекләндерү эшләрен башкарачаклар.
Аксубай урманчылыгында «Татарстанның чиста урманнары» акциясенең язгы этабы нәтиҗәләре барысының да күз алдында. Бу – саклау полосалары, урман участоклары территорияләре, район халкы һәм кунаклар күпләп ял итә торган урыннардагы тәртип. Аксубай урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән бергә акциядә Иске Кармәт, Урмандеево авыл җирлекләре, бюджет оешмалары хезмәткәрләре дә катнашты. Алар үз куллары белән урманнарны чиста, уңайлы иттеләр.
Быел, көзге этапта күп кенә бурычлар каралган. Аны бары тик урман хезмәткәрләренә генә башкаруы авыр. Арабызда урманнарга чүп-чар ташлаучылар да бар. Безнең урманнар, әйләнә-тирә мохитебез чиста булсын өчен, табигатьне саклау акциясендә катнашу өчен оешма-предприятиеләрнең хезмәт коллективлары, мәктәп укучылары, яшьләр, табигатькә битараф булмаган гражданнар чакырыла. Һәркем бу мөһим эшкә үз өлешен кертә ала. Акциядә катнашу буенча тәкъдимнәр 8-(84344) 2-73-53 телефоны буенча Аксубай урманчылыгының урман бүлегендә кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев