Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Урманнарга керергә ярамый

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән кайбер районнар территориясендә 2021 елның 14 маеннан 21 календарь көненә кешеләрнең урманнарда булуына һәм аларга автотранспорт чараларының керүенә чикләүләр кертелде.

Чикләүләр республиканың урман фонды җирләрендә, шул исәптән Аксубай урманчылыгы территориясендә урнашкан урманнарга карата да билгеләнде. Мондый карар урманнарда янгын куркынычсызлык максатларында кабул ителде.

– Урманнар территорияләрендә янгыннарны кисәтү өчен, урманчылык хезмәткәрләре барлык куркынычсызлык чараларын да күрәләр, – дип билгеләп үтте Аксубай урманчылыгы җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин. – Дәүләт урман инспекторлары көн саен урманнар территорияләренә патрульлек итәләр, урманнарга керү юлларында шлагбаумнар, урманнарга керүне тыю турында баннерлар урнаштыралар, халык белән аңлату эшләре алып баралар, янгын куркынычсызлыгы чаралары турында белешмәлекләр тараталар.

Гражданнарга шуны да искәртергә кирәк, янгынга каршы режимны бозган өчен штраф рәвешендә административ җәза каралган.

 

Фото: Аксубай урманчылыгы архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев