Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Урманнарда янгын чыгуга юл куймаска

Россиянең төрле төбәкләрендә урманнар яна, кешеләр янгынга каршы көрәшәләр.

Бәхеткә, соңгы ун елда Аксубай урманчылыгында андый хәлләр күзәтелмәде. Һәм бу урман хезмәткәрләренең көчле профилактика эшләре алып барулары бәрабәренә.
Янгын куркынычы чоры – урманчылар өчен аерым киеренке мәл. Һәр участок урманчылыгында ирекле янгын сүндерү дружиналары оештырылган. Аксубай урманчылыгы профилактикалау чаралары кысаларында  дәүләт урман инспекторларының районның янгын часте вәкилләре белән урман кварталлары, халык яратып ял итә торган урыннарга чыгуын оештыра. Составында җитәкче-урманчы урынбасары Андрей Ильмухин, урманнарны яклау һәм саклау буенча инженер Анна Убейкина һәм янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе урынбасары  Зөлфәт Җиһангиров булган патруль урманнарга бәйле торышны тикшерә, авыл кешеләре белән очрашып, аңлату әңгәмәләре уздыралар. – Урманнарны ялкын телләреннән саклау өчен урманчылар тырышлыгы гына җитми, район кешеләренең әлеге проблемага аңлап якын килүе дә мөһим, – дип сөйли җитәкче-урманчы урынбасары Андрей Ильмухин. – Янгын куркынычы чорында янгын иминлеге кагыйдәләрен кискен үтәү шарт, урманнарга якын урыннарда сүндерелмәгән тәмәке төпчекләрен ташламаска. Бәлага юл куймас өчен бар халыкның да уяу һәм игътибарлы булуы таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев