Аксубаево
  • Рус Тат
  • Урманнарда янгын чыгу куркынычы булу сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде

    Быел җәен Татарстанда урманнарга керүне өч тапкыр (соңгысы – 31 июльгә кадәр) чикләделәр.

    ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе урманнарда янгын чыгу куркынычы югары булуы турында шторм кисәтүе игълан итте.

    «2021 елның 2-5 августында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарда янгын чыгу куркынычы югары (4 класс) булуы көтелә», — диелә ведомствоның матбугат хезмәте хәбәрендә.

    «Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, 2021 елның җәендә Татарстанда урманга керүне өч тапкыр (соңгысы — 31 июльгә кадәр) чикләделәр.

     

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: