Аксубаево
  • Рус Тат
  • Урманнарда янгын булдырмыйк

    Апрель уртасыннан Татарстан урманнарында янгын куркынычы сезоны җитә.

    Ул көз җиткәнче, туфрак өслеге яңгыр белән юешләнгән вакытка кадәр дәвам итәчәк. Статистика буенча урманнарда чыккан янгыннарның  биш проценты гына табигать күренешләре һәм башка сәбәпләр аркасында килеп чыга.

    Янгыннар килеп чыгуның төп сәбәпчесе булып кеше тора. Янгын куркынычы чорында урманнан файдаланучылар, табигать кочагында ял итүче гражданнар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Янгыннар урман хуҗалыгына күп бәлаләр, югалтулар китерергә мөмкин.

    Хәтта ыргытып калдырылган тәмәке төпчеге дә зур бәлаләргә китерергә мөмкин. Аксубай урманчылыгы хезмәткәрләре гражданнарга куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә: урманда учаклар якмаска, тәмәке төпчекләре һәм янып торган шырпылар ыргытмаска кирәклеге турында искәртә. 

    Фото

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: