Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Урманнарда тәртип урнаштырырга

Аксубай урманчылыгы территориясендә “Урман атнасы-2018“ табигатьне саклау акциясе колач алды.

Бу акция шунысы белән үзенчәлекле, анда күп кеше катнаша, ул  урман хезмәткәрләрен һәм төрле ведомство, оешмалар коллективларын уртак максат белән берләштерә. Уртак бурыч – табигатьне саклау, табигать кочагында  ял иткәндә барысына да уңайлы булсын өчен урманнарда тәртип урнаштыру.

Әлеге экологик хәрәкәт кысаларында, табигатьне саклау буенча теорияне үз эченә алып, бистә паркларында зәңгәр чыршылар утыртуга кадәр төрле чаралар үтте. Урман эшчеләре һәм җәмәгать судьясы хезмәткәрләре бу чараларда катнашырга өлгерделәр инде.

Район мәктәпләрендә урман хезмәткәрләре экология дәресләре уздыралар. “Урман атнасы“ның  чәршәмбе көнендә Чабаксар участок урманчылыгы территориясендә массакүләмле шимбә өмәсе булды. Аксубай урманчылыгы, Аксубай урман хуҗалыгы, Чабаксар участок урманчылыгы һәм шулай ук  Иске Кармәт авыл җирлеге һәм Хәсән Туфан музей-йорты хезмәткәрләре иртә белән халык телендә “Кармәт урманы“ дип йөртелгән ял итү зонасында җыелыштылар.

Җитәкче-лесничий урынбасары Андрей Ильмухин гомуми инструктаж үткәрде, иминлек, хезмәтне саклау мәсьәләләрен яктыртты.

– Бүгенге бурыч – юл буе урман участогында тәртип урнаштыру, – дип белдерде дәүләт урман инспекторы. – Чүп-чарны, корыган агачларны җыярга.
Юл буе урман полосасындагы катнаш урман өч километрга сузылган. Автотрасса буйлап узганда төз имән, каен, усак агачларына карап сокланасың.

Әмма, корыган агачлар да юк түгел. Бензопычкылар белән коралланган катнашучылар корыган агачларны кисеп алып, өемнәргә өйделәр. Шулай ук  юл янәшәсендәге территорияне дә тәртипкә китерделәр.

Җыелган чүпне каты көнкүреш калдыклары полигонына алып киттеләр. Эш көне тулысы белән табигатькә багышланды. Күтәренке кәеф белән бердәм эшләделәр. Урман волонтерларын табигать тә матур, кояшлы көн белән сөендерде. Көн азагында урманда чиста, уңайлы мохит хөкем сөрде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев