Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Урманнар иминлеге өчен бөтен дөнья белән

15 апрельдән Татарстан урманнарында янгын куркынычы сезоны башлана.

Урманнарда янгын чыгуга ничек юл куймаска кирәклеге хакында Аксубай урманчылыгы җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин белән әңгәмә корабыз.

– Урманнарны янгыннардан саклау өчен урманчылык территориясендә профилактик чаралар комплексы күрелә. Иң мөһим чараларның берсе – минеральләштерелгән полосалар сөрү. РФ Хөкүмәтенең урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турындагы (2020 елның октябрендә расланган) яңа карары нигезендә җирдән файдаланучылар – учреждениеләр, оешмалар, башка юридик затлар, КФХлар, урманга якын территориядән файдаланучы яисә аның янында эш алып баручы гражданнар урманнан ун метрдан да ким булмаган киңлектә аны коры үләннәрдән, камылдан, чүп-чардан арындыруны тәэмин итәргә яисә урман буйлап 1,4 метрдан да ким булмаган киңлектә минеральләштерелгән полосалар сөрергә тиешләр. Кыр һәм урман арасындагы бу сөрелгән полоса ярдәмендә, янгын килеп чыгу ихтималы булган очракта, ялкын телләре урманга үрмәли алмый.

Минеральләштерелгән полосаларны без ел саен дәүләт урман фонды территориясендәге һәр участок урманчылыгында үткәрәбез. Бу эшкә дә урманчылар җитди карый. Аксубай урманчылыгы җирдән файдаланучыларга янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуга юл куймау турында күрсәтмәләр бирде.

Шулай ук урманчылык территориясендә урман янгыннарын сүндерү планы эшләнде, янгын-коткару хезмәте белән үзара хезмәттәшлек турында килешүләр төзелде, янгын сүндерү кирәк-яраклары урнаштырылган пунктлар тикшерелде. Участок урманчылыгында ирекле янгын дружиналары булдырылды, халык арасында янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча агитация-профилактика эшләре алып барыла. Янгын куркынычы сезоны гадәттән тыш хәлләрсез узарга тиеш. Моның өчен барлык рәсми структураларның һәм битараф булмаган гражданнарның көчләрен бергә тупларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев