Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Урманнар чиста булырга тиеш

16 сентябрьдән 16 ноябрьгә кадәр республикада «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясе уза.

Бу экологик акция әйләнә-тирә табигать язмышына битараф булмаган, аны тагын да чистарак, ямьлерәк, баерак итәргә теләгән кешеләрне берләштерә. Кагыйдә буларак, районда бу акциядә урманчылар үзләре һәм авыл җирлекләре хезмәткәрләре, мәктәп коллективлары актив катнашалар.

Алар тырышлыгы белән кешеләр күпләп ял итә торган урыннар, урман үсентеләре утыртылган территорияләр, аланнар чистартыла, юл буе урман полосаларында тәртип салына. Акция башланды гына. Анда теләгән һәр кеше катнаша ала. Эш – чын табигать яратучылар кулында.

Акциядә катнашу турында белдерү өчен урманчылык вәкилләре белән элемтәгә керергә. Телефоны: 2-73- 53.

 

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев