Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Урмандеево әбиләре» сәхнәдә 10 елдан артык

«Урмандеево әбиләре» җыр коллективын районның авыл клубларында да, аның чикләрендә дә һәрчак җылы каршы алалар.

Урмандеево авыл мәдәният йорты методисты Эдуард Ильин төркемгә җырларга яраткан һәм моңы булган хатын-кызларны җыйган.

Ансамбль репертуарында төрле жанрдагы җырлар бар: бәйрәм табыны артында, утырмаларда башкарыла торганнары да, халык һәм заманча композицияләр дә. Төркемнең концерт прграммаларында кечкенә комедияләр дә, шулай ук юмористик сценкалар да бар.

Ә аларның киемнәре карап туймаслык: хушпу милли баш киемнәре һәм сәйләннән чигелгән тухъя, костюмнардагы төрле төстәге чигүле бизәкләр ут кебек янып тора. Урмандеево әбиләренең сандыкта әниләреннән калган күлмәкләрдән чыгыш ясаган вакытлары да булды. Иҗат төркемендә – Урмандеево авылының сигез иң актив хатын-кызы. Алар инде күптән лаеклы ялда.

Элек сәхнәгә чыкканда дулкынлану хисләре кичергән булсалар, бүген исә тормышларын сәхнәдән башка күз алдына да китерә алмыйлар. Төркемнең концерт программасы исә елдан-ел катлаулырак һәм байрак була бара. Җырчыларда яңа идеяләр репетиция вакытында гына түгел, өй эшләрен башкарган вакытта да туа. Ә репетицияләрдә алар үзләренең бөтен иҗади ниятләрен тормышка ашыралар, җырларга да, биергә дә өлгерәләр.

Кайчагында иртән иртүк концерт белән чыгып китәргә һәм бик соң кайтырга туры килә. Мондый чакларда өйдәгеләр терәк булырга, аларны аңларга тырышалар. Кирәк булса сыерны да савалар. Җыр якыннарын – әни, әбиләре тормышын тагын да мәгънәле итүен аңлыйлар.

Ансамбль – район һәм республика бәйгеләрендә күптапкырлар җиңүче, җыр фестивальләре лауреаты һәм дипломанты. Хатын-кызлар авылдашларын һәм якын-тирә авыллар халкын яңгыравыклы җырлары белән шатландыралар.

Эдуард Ильин коллективына киләчәктә дә уңышлар телисе һәм ансамбль чираттагы тапкыр «Уяв» район бәйрәмендә катнашучыларны йөрәк түреннән чыккан ихлас җырлары белән сөендерер, дип өметләнәсе килә.

Клубта киләсе бәйрәмгә әзерлек бара инде. Урмандеевоның кичке урамнары буйлап, авылның үзе кебек, борынгы җырлар тарала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X