Аксубаево
  • Рус Тат
  • Урмандеево авылы халкы боз шугалагына теләп йөри

    Ясалма төзелгән боз шугалагы авыл халкы өчен кышкы ял итүнең яраткан урыны булып тора.

    Биредә көндез дә, кич тә (шугалак яктыртыла) тимераякта шуучы кызлар һәм малайларны, төрле яшьтәге хоккейчыларны күрергә мөмкин. Хоккей сөючеләрнең өлкән буыны белән кече буыны арасында хоккей ярышлары оештырыла. Урмандеево халкы бирегә күтәренке кеф, дәрт алырга килә.

    Боз мәйданчыгын авыл халкы үз көчләре белән, үз акчаларына булдырды. Балалар тимераякта шуа, буш вакытларын саф һавада үткәрә алсын өчен тырыштылар алар. Чөнки хәзерге заман укучыларының компьютерга, гаджетларга нык бәйләнгән булуы сер түгел. Авылда шугалак булу аларга физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә.

    Урмандеево авылы халкы янына ЧНК җирле оешмасы рәисе Роза Чентаева килде. Ул алар белән шушы боз шугалагында әңгәмә корды, балаларга чуаш мәдәниятен үстерергә, туган телне сакларга омтылулары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.

    – Чуаш халкы үз тормышын матуррак, байрак итәргә омтылучы халык, – дип билгеләп үтте ул. – Сез дә балаларыгыз өчен уйнар, ял итү өчен шундый мәйданчык булдырдыгыз, авылның киләчәгенә үз өлешегезне керттегез. ЧНКның район иҗтимагый оешмасы исеменнән актив җәмәгать эшчәнлегегез өчен ихлас рәхмәт сүзләре кабул итегез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: