Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Урмандеево авыл җирлегендә узган елга йомгак ясалды

Җыен эшендә демография, тормыш дәрәҗәсен яхшырту һәм үзара салым акчасын нәтиҗәле куллану мәсьәләләре каралды.

Районның авыл җирлекләрендә халык һәм район хакимияте вәкилләре катнашында 2021 ел нәтиҗәләре буенча хисап утырышлары дәвам итә. Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев муниципаль берәмлекнең социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре турында сөйләде. Үз чыгышында ул авыл хакимияте эшчәнлеге җирле әһәмияттәге мәсьәләләргә – халыкның тормыш-көнкүрешен һәм иминлеген тәэмин итүгә, урамнарны төзекләндерүгә һ. б.ларга юнәлтелгәнлеген ассызыклады.

2015 елдан җирлектә халык санының кимүе күзәтелә. Хисап чорында 7 бала туган, 17 кеше бакыйлыкка күчкән. Бүгенге көндә территория составына кергән алты торак пунктта 1467 кеше яши.

Авыл халкы хуҗалык итүнең кече формаларын актив үстерә. Территориядә 318 шәхси ярдәмче хуҗалык, алты КФХ, биш шәхси эшмәкәр, бер ҖЧҖ эшли. Киләчәктә тагын бер крестьян-фермер хуҗалыгы ачу һәм авыл кешеләрен эш белән тәэмин итү планлаштырыла.

2021 елда Савгач авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды, балалар бакчасын капиталь ремонтлау төгәлләнде. Энергияне саклау программасы буенча өч торак пунктта яктырткычлар сатып алып урнаштырганнар. Быел Сосновка һәм Кече Акташ авылларында урамнарны яктырту нокталарын арттырырга ниятлиләр.

Җирлек халкы үзара салым программасында актив катнаша. Җыелган акчаның бер өлеше – Заря поселогында зиратны төзекләндерү, калган өлеше вак таш, яктырткычлар сатып алу һәм кышын юлларны карап тоту өчен кулланылачак.

2022 елга берничә мөһим бурыч куелган. Бу – Урмандеево һәм Савгач авыллары урамнарында юлларга вак таш җәюне дәвам итү, Сидул-Ерыклыда суүткәргеч төзүне тәмамлау, Кече Акташ – Васильевка юл участогында юлларны вак таш салып ремонтлау. Моннан тыш, Валерий Николаев район хакимияте белән берлектә хәл ителергә тиешле төп проблемаларны да билгеләде.

– Авыр вакыт булуга карамастан, без һәр авыл җирлегенә ярдәм итәргә тырышабыз. Кече Акташ юлына, мәктәпне ремонтлауга кагылышлы мәсьәләләр, һичшиксез, хәл ителәчәк, әлбәттә, авыл хуҗалыгына да ярдәм күрсәтеләчәк. Барлык проблемалы мәсьәләләрне дә үз күзәтүебез астына алачакбыз, – дип нәтиҗә ясады район башлыгы Камил Гилманов.

Утырыш азагында Урмандеево авыл җирлегенең иҗтимагый тормышында актив катнашканы, Уяв һәм Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек һәм уздыруда ярдәм күрсәткәне өчен – Владимир Гавриловка, Урмандеево авыл җирлеге буенча сәламәтлек саклау системасында озак еллык намуслы хезмәте өчен –Алевтина Карпухинага район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев