Урманда янгыннарны булдырмас өчен
Республика территориясендә аномаль эссе һава торышы урнашты.
Шуңа бәйле ТР КМ гражданнарның урманнарда булуын һәм урманнарга транспорт чарасы белән керүен чикләү турында карар кабул итте. Карар шулай ук авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә, автоюллар кырыйларында контрольсез яндыруларны булдырмау буенча карарлар кабул итүне, дәүләт урман фонды территориясендә янгын барлыкка килү очрагында тиз арада реакция ясау һәм аны сүндерү максатларыннан янгын сүндерү көчләренең тулы әзерлектә булуын тәэмин итүне таләп итә. Урманда янгынны булдырмас өчен барлык саклык чараларын үтәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев