Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Урманда янгын турында хәбәр итү

Татарстан Республикасында урманнарда янгын куркынычының югары булуына бәйле рәвештә , гражданнарның урманнарда булу һәм аларга транспорт чаралары керүне чикләү гамәлдә санала.

 Чикләүләр республиканың урман фонды, шул исәптән Аксубай урманчылыгы җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнгән.


Аксубай урманчылыгының Дәүләт урман сагы инспекторлары район халкыннан урманнарга йөрмәүләрен, урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык таләпләрен тайпылышсыз үтәвен үтенә.


Шуны истә тотарга кирәк: нәкъ менә шушы коры көннәрдә үз гамәлләреңә игътибарлы булырга кирәк: урман массивлары, яшел үсентеләр, урман янындагы автотрассалар янында чүп-чар, шырпы, тәмәке, пыяла һәм башка предметларны ташларга ярамый, - ди Аксубай урманчылыгы җитәкчесе-баш урманчы Андрей Илмухин.


- Урманда янгын күреп алган очракта, шунда ук бу турыда, 8 800 100 94 00 бердәм федераль урман сагы номерына яки 8 (843) 221 37 95 номеры буенча региональ диспетчерлык хезмәтенә һәм 8 (843) 243) 2 73 53 номеры буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев