Аксубаево
  • Рус Тат
  • Урманда яңа ел әйлән-бәйләне оештырдылар

    Көтеп алынган, якты Яңа ел бәйрәме елга бер генә тапкыр килә.

    Аны балалар да, өлкәннәр дә могҗиза кебек шатланып көтә. Тантана чыршыдан башка узмый. Урмандеево һәм Савгач мәдәният йортлары хезмәткәрләре Яңа елның төп атрибуты артыннан урманга сәяхәтне яңа ел тамашасына әйләндерделәр. Урман гүзәле артыннан барган делегацияне муниципаль берәмлек башлыгы Валерий Николаев үзе җитәкләде.

    Авылның төп мәйданын бизәргә тиешле чыршы янына килерлек түгел иде – Урман карчыгы юлга аркылы басты. Ул ылыслы агачны яңа ел тантанасы өчен бирергә теләмәде, әмма аның күңелен йомшарттылар. Кыш бабай белән Кар кызына ул, урманны күз карасыдай саклаячакмын, дип сүз бирде. Урманда гармун моңы яңгырады, яңа ел җыры агылды, мәдәният учаклары хезмәткәрләре чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар.

    Яшел урман гүзәлләрен Савгач һәм Урмандеево авыл мәдәният учаклары каршында урнаштырдылар, бизәделәр. Кич белән урман гүзәлләре күзләрне иркәләп, төрле утлар белән балкый. Төп тантанага кадәр вакыт бар әле, ә купшы, матур яңа ел чыршылары инде бәйрәм рухы тудыра.

    –Безнең авылда чыршылар елдан-ел матуррак бизәлә, – диләр авыл балалары. – Без монда җыелышабыз, рәхәтләнеп уйныйбыз.

    Яңа ел бәйрәмнәрендә яшел чыршы авыл халкы һәм кунакларның игътибар үзәгендә була, биредә яшьләр дә, мәктәп укучылар да, өлкәннәр дә әйлән-бәйләнгә басарга җыела.

    Фото: Урмандеево авыл җирлеге архивыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: