Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Урманчыларның көндәлек эшләре гасырларга юнәлтелгән

Сентябрьнең өченче якшәмбесендә урман хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Бу – табигатьтә гармония һәм тәртип сагында торучы кешеләр бәйрәме. Алар үзләренең киләчәккә юнәлтелгән көндәлек хезмәтләре белән тирән ихтирамга лаек. Аксубай урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы коллективында дистәләрчә хезмәткәр эшли. Һәркайсының – үз бурычы. Урман хезмәткәрләренең аларны ничек үтәүләре турында Аксубай урманчылыгы җитәкче-баш урманчысы Андрей Ильмухин белән әңгәмә корабыз.

– Урманчыларның хезмәте җәмгыять өчен әһәмиятле һәм мөһим, шул ук вакытта беренче карашка күзгә ташланмый да кебек. Ул – урманнарның иминлегендә, безне чолгап алган табигать байлыгында.

– Әйе, урман хезмәткәрләренең хезмәте еллар үткәч кенә күренә. Ул күпкырлы. Ел дәвамында без төрле юнәлешләр буенча эшлибез. Агач орлыкларын җыюдан алып, яңа ел бәйрәмнәре алдыннан ылыслы яшь үсентеләрне законсыз кисүдән саклауга кадәр.

Алексей Данилов, Айрат Җамалиев һәм Сергей Мартынов җитәкчелегендәге Чабаксар, Ибрай, Аксубай участок урманчылыклары хезмәткәрләре коллективы дәүләт йөкләмәләрен үтәүгә зур җаваплылык белән карыйлар. Иң мөһим бурычларның берсе – урманнарны торгызу. 2021 елның язында дәүләт урман фонды территориясендә 24,6 гектарда – яңа урманнар, 50 гектарда саклагыч чокыр-балка агачлары утырттык. 377 гектарда – урман культураларына агротехник карау, 67 гектар мәйданда сирәкләү юлы белән яшь агачларны карау үткәрдек. Агымдагы елның язында без авыл җирлекләре һәм район оешмалары белән берлектә истәлекле утыртмаларга нигез салдык, «Хәтер бакчасы» табигатьне саклау акциясе оештырдык.

– Андрей Александрович, быел җәй аномаль эсселек аркасында урманнарда янгын чыгу куркынычы зур булды. Бу авыр чорда ничек эшләдегез?

– Җәй, температура планында да, эш планында да аеруча эссе булды. Урман янгыннары куркынычы белән бәйле рәвештә, республика хөкүмәте менә инде бишенче тапкыр гражданнарның урманнарда булуын һәм аларга транспорт чараларының керүен чикләү турында Карар кабул итте (ул бүгенге көндә дә гамәлдә).

Тәүлек әйләнәсе кизү тору оештырылды. Урман инспекторлары ял һәм бәйрәм көннәрендә кешеләр күпләп йөри торган урыннарда урман массивларына өстәмә күзәтү чаралары үткәрделәр. Халык белән күләмле профилактик, аңлату эшләре җәелдерелде.

Узган сезонда урманчылык территориясендә 4,2 километр озынлыкта янгынга каршы әһәмияттәге юлларны төзекләндердек (аларны кереп йөрерлек иттек); 31,5 километр урман юлларында үзгәртеп кору эшләре үткәрдек. Язын 10 гектар мәйданда күзәтү астында коры үләнне яндырдык, 39 километр озынлыкта саклагыч минеральләштерелгән полоса булдырдык, узган елларда ясалган 175 километр минеральләштерелгән полосаларны яңарттык.

– Урманнарда тәртип салу буенча эшне ничек алып барасыз?

– Безнең хезмәткәрләр яз башыннан урманнарны чистарту, төзекләндерү эшләренә керешәләр. Быел да «Кармәт урманы»на керү юлындагы ял итү урынында косметик ремонт ясадык, Чабаксар участок урманчылыгында элмә такталарны яңарттык, урманга керү юлларында шлагбаумнар урнаштырдык. Моны автотрасса буйлап узучы һәркем күрә ала. Шулай ук Аксубай участок урманчылыгында Иске Ибрай ягына таба автомобиль юлы янындагы ял итү урынын төзекләндердек.

Ибрай участок урманчылыгында төзекләндерү һәм тәртип салу буенча эшләр башкардык. Бер үк вакытта «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясе кысаларында урманнарны чүп-чардан чистарттык. Язын безгә Иске Кармәт авыл җирлеге, җирле мәдәният йорты һәм Хәсән Туфан музее, Урмандеево авыл җирлеге, Савгач, Урмандеево мәдәният йортлары, мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре волонтер ярдәме күрсәттеләр. Урманнар территориясеннән тонналаган чүп-чар чыгардык.

– Бәйрәм көнне кемнәрне билгеләп үтәр идегез?

– Урманчылык һәм урман хуҗалыгы коллективында һәркем үз эш урынында уртак эшкә үз өлешен кертә. Урман хезмәткәре көне алдыннан сайлаган һөнәрләренә тугрылыклары өчен һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерәсе килә.

Урман хәзерләү эше – зур хезмәт сорый торган эш. Петр Маркин, Юрий Утеев, Анатолий Макаров, Андрей Чентаев бригадаларын билгеләп үтәсе килә. Агач ташуда – Сергей Харитонов, Владислав Миронкин аерылып торалар. Агач кисү цехында – Юрий Фомкин һәм Алексей Макаров нәтиҗәле эшлиләр.

Участок урманчылыклары питомникларында сезонлы эшчеләр Алена Пискарева, Екатерина Тимофеева, Ольга Семенова, Надежда Щекина, Алена Герасимова тырышып эшлиләр. Әнисе белән бергә кызы Наташа Герасимова да эшләде, хәзерге вакытта ул Лубян урман көллиятендә белем ала. Урман мастерлары Владимир Львов, Иван Уляков, Павел Падиряков, Николай Иванов, Олег Жуков, Константиа Артемьев, Геннадий Никонов, Андрей Кисловларның хезмәте дә бары мактау сүзләренә генә лаек.

Форсаттан файдаланып, урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен, тармакның хөрмәтле ветераннарын Урман хезмәткәре көне белән ихластан котлыйм! Барысына да сәламәтлек, бәхет, безнең мөһим һәм игелекле хезмәтебездә бетмәс-төкәнмәс энергия телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев