Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Урманчылар вакыт чакыруына әзер

Сентябрьнең өченче атнасында урман тармагы вәкилләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – Урман хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәләр.

Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без Аксубай урманчылыгы җитәкче-лесничие Рөстәм Гатин белән очраштык, коллективның ничек яшәве һәм эшләве турында сөйләвен үтендек.

– Аксубай урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмне хезмәт казанышлары һәм күтәренке кәеф белән каршылыйлар, – дип белдерде җитәкче. – Бәйрәмгә кадәр бер көн алдан гына “Урман атнасы – 2018“ республика акциясе төгәлләнә, без анда күп кенә игелекле һәм файдалы эшләр башкарырга өлгердек.

Иң беренче итеп, форсаттан файдаланып, безнең коллективны, тармак ветераннарын, табигатьне яклаучы, аның байлыкларын саклаучы һәм арттыручы кешеләрне чын күңелдән Урман хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм һәм аларга исәнлек, иминлек, бәхет телим.

Икътисади яктан авыр булган чорда безне хуплаган һәм хәзер дә ярдәмнән ташламаган кешеләргә – сайлаган һөнәрләренә тугры булган үзебезнең хезмәткәрләргә, урман хәзерләү белән мәшгуль булган, урманны яңарту эшләрендә катнашкан сезонлы эшчеләргә олы рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. 

– Рөстәм Минәсхат улы, сезнең предприятие үз бурычын ничек башкара?

– Урман хезмәткәрләре көненә бөтен урман хуҗалыгы эшләре башкарылган, Алабуга агач эшкәртү заводына алга таба эшкәртү өчен үзагач җибәрү буенча дәүләт заданиесе график буенча үтәлә. Ел башыннан 8 мең кубометр үзагач әзерләнгән һәм Алабуга заводына җибәрелгән, еллык план 10 мең кубометр.

Әлеге юнәлеш буенча үзагач сату бәрабәренә предприятиенең икътисади торышында тотрыклылык саклана. Урманнарны яңарту – урманчыларның төп бурычлары исемлегенә керә.

Агымдагы елның язында дәүләт урман фонды территориясе 36 гектар яңа урман белән тулыланды, шуның 20 гектары – чокырларда һәм үзәннәрдә. Урманчылар 339 гектар мәйданда урман культураларына агротәрбияләү үткәрделәр, 614 гектар мәйданга урман бүлемтеге ясадылар, 121,4 гектар мәйданда яшь үсентеләрне тәрбияләделәр. Урман эше күп көч таләп итә.

Безнең хезмәткәрләр үзләренә йөкләнгән бурычларны намуслы башкаралар. Уртак нәтиҗәдә һәр хезмәтчәннең – участок лесничийларының, урман осталарының, сезонлы хезмәткәрләрнең өлеше бар.

Шуңа бәйле Чабаксар участок урманчылыгы питомнигында хезмәт куйган һәм башка урман хуҗалыгы эшләре белән шөгыльләнгән  Галина Мельникованы, Валентина Иванованы, Татьяна Краснованы билгеләп үтәсем килә.

Җитештерү участогы хезмәткәрләре арасында – КамАЗ-манипулятор йөртүчеләре Сергей Демьянов һәм Сергей Харитонов. Аларның һәрберсе август аенда гына да урман участокларыннан 1000 кубометрдан артык үзагач чыгарган.

Урманчылык һәм урман хуҗалыгы коллективы “Татарстанның чиста урманнары“, “Урман утырту көне“ табигатьне саклау акцияләрендә һәм башка республика профилактик чараларында ел саен катнашалар һәм табигатьне саклауга үз өлешләрен кертәләр.

– Соңгы вакытта нинди үзгәрешләр булды?

– Бездә чынлап та позитив үзгәрешләр булды. Урман хуҗалыгы министры, якташыбыз Равил Кузюров ярдәме белән предприятиедә урман хуҗалыгы эшләрен башкару өчен яңа КамАЗ-манипулятор машинасы һәм МТЗ-82 тракторы пәйда булды. Бу көннәрдә җиңел автомобиль паркының  тулылануын көтәбез, ул Урман хезмәткәрләре  көненә туры китереләчәк.

Тотрыклы предприятие – үзенең хезмәткәрләре белән көчле. Урман хезмәткәрләре турында да мактау сүзләре генә әйтәсем килә. Аксубай урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы коллективы – хәзерге заман икътисади үсеш чакыруларына һәм үзләре алдына куелган бурычларны чишүгә һәрвакыт әзер.

Тормыш бер урында гына тормый, эшләр башкарыла, коллектив яңара, “аксакалларга“ алмашка яңа белгечләр килә. Быел да без Лубян урман техникумына көндезге уку бүлегенә ике чыгарылыш укучысын җибәрдек, икесе читтән торып белем ала. Киләчәктә алар коллективка кушылыр һәм шулай ук уңышлы хезмәт куяр дип өметләнәбез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев