Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Урманчылар урманның киләчәген кайгырта

Язны игенчеләр генә түгел, урман хезмәткәрләре дә көтеп ала. Бу чор алар өчен дә бик җаваплы.

Урманчылар кояшлы, җылы көннәр җитүен кул кушырып кына көтеп утырмыйлар. Урманда башланачак язгы эшләргә әзерлекне алар күптән башлаганнар инде. Бу турыда без Аксубай урман хуҗалыгының җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин белән әңгәмә корабыз. 

– Быелгы язда урманнарны торгызу буенча зур күләмле эш башкарырга исәплибез. Дәүләт урман фонды территориясендә 52 гектар мәйданга яңа үсентеләр, 30 гектар мәйданда чокыр-ермак буйларын саклау өчен агачлар утыртачакбыз. Питомникларда утырту өчен кирәкле санда  каен, корычагач, ылыслы агачлар, юкә, мамык очырмый торган  тупыл үсентеләре бар. Чокырлы җирләргә тамырлары көчле  булган агачлар, шул исәптән акация дә утыртылачак. 

– Хәзергесе вакытта агачлар утырту сезонына әзерлек буенча нинди чаралар үткәрәсез?

  Хәзерге вакытта урман питомникларында “карны каралту», ягъни – чәчү бүлекчәләре участокларына көл сибү эшләре алып барыла. Бу операция кар катламы эрүен тизләтү һәм туфракта дым саклау өчен үткәрелә. Аксубай урман хуҗалыгы хезмәткәрләре бу эшләрне участок урманчылыклары питомниклары территориясендә үткәрделәр. 1,2 гектар мәйданга барлыгы 320 килограммнан артык көл керттеләр. Бу эш шулай ук утырту материалын  төрле авырулар белән зарарланудан һәм кояш нурларыннан да саклый. Быел урманда кар катламы зур булу  эшне авырлаштыра. Мамык очырмый торган тупыл агачы плантациясе тирән кар астында ята.   

Утырту вакытына кадәр үсеп китмәсен өчен, хәзер үк аларны казып алу һәм ботаклардан чыбыкчалар кисеп алу бик мөһим. Участок урманчылыклары хезмәткәрләре бу эшне башкаруга керештеләр инде. 

- Тиздән урманнар өчен янгын куркынычы сезоны җитә. Янгыннарны кисәтү буенча сездә нинди чаралар үткәрелә? 

 - Янгын куркынычы сезоны хезмәткәрләр өчен бик җаваплы чор. Максатчан профилактик эш нәтиҗәсендә ун елдан артык безнең урманнарда янгын булмады. Участок урманчыларының, осталарның һәм башка урман хезмәткәрләренең төгәл көйле гамәлләре урманнарда янгын чыгуга юл куймады. Дәүләт урман сагы вәкилләре халык белән профилактик эш алып баралар. 

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында белешмәлек белән буклетлар чыгардылар һәм авыл җирлекләренә, урман әзерләүчеләргә, арендаторларга таралттылар.

Шулай ук урман кишәрлекләрен арендалаучы предприятиеләрдә янгынга каршы тору өчен кирәкле җиһазларның барлыгын белү өчен күчмә тикшерүләр үткәрү планлаштырыла, урманга якын торган авыл хуҗалыгы формированиеләре белән аңлату эшләре алып барабыз.

Урман хезмәткәрләре шулай ук район мәктәпләрендә тематик әңгәмәләр оештыралар - укучыларга янгынның әйләнә-тирә табигать өчен куркыныч булуы турында сөйлиләр.

Фото Аксубай урманчылыгы архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев