Аксубаево
  • Рус Тат
  • Урманчылар үсентеләрне утыртуга әзерлиләр

    Аксубай урманчылыгы хезмәткәрләре өчен урман культуралары сезоны башлана.

    Язгы чорда дәүләт урман фонды территориясендә 26,6 гектарда яңа үсентеләр, 25 гектарда чокыр-балка утыртмалары булдырырга кирәк булачак. Моннан тыш, узган аномаль эссе җәйдә тамыр җибәрә алмаган яисә хайваннар таптаган культуралар урынына өстәмә рәвештә яңаларын утыртырга кирәк булачак.

    Яз җитү белән урманчыларның һәр көне, һәр сәгате исәптә. Бу көннәрдә Аксубай, Чебоксар һәм Ибрай участок урманчылыклары территорияләрендә тирәк сабагын тамыр җибәрү өчен утырту бара. Кар эрегәнчегә кадәр үк урман эшчеләре махсус плантацияләрдә тирәкнең «Гибрид 38» төре сабакларын әзерләделәр һәм аларны салкын урынга урнаштырдылар. Аларны питомниклар территорияләренә утырту вакыты җитте, чөнки бер елдан үсентеләр чокырларда һәм балкаларда һәм шулай ук урман кишәрлекләрендә утыртылачак. Кар эрегәннән соң җир әле кибәргә өлгермәде, яңгырлар да көн саен дым өстәп тора. Туфрак йомшак, сазлырак консистенциядә, сабаклар аңа җиңел керә, бөреләренә зыян килми. Бу – тамырлар пәйда булу өчен иң уңай шарт. Сабакларны урманчылар киләсе язда утыртачак. Урман тармагы белгечләре раславынча, мондый технология тирәкләрнең максималь үсеш алуын тәэмин итә.

    Шулай ук бу көннәрдә өч участок питомникларында, алга таба махсус урынга урнаштыру өчен, 2-3 еллык каен үсентеләрен казып алу эшләре бара. Бу культуралар кышын карга утыртылган булган. Үсентеләрне туфрактан алып һәм аларны салкын мохиткә урнаштырып, участок урманчылыгы хезмәткәрләре алар өчен тыныч режим булдыралар. Нәтиҗәдә, ак кәүсәле үсентеләр бөреләрен саклап калачак һәм утыртканнан соң ачылып китәчәк, бу да үсеп китүчәнлекне тәэмин итәчәк. Бу утырту эшләре алып бару мөмкин булган май аенда да башкарылырга мөмкин.

    – Питомникларда урман мастерлары, урман кисүчеләр бригадалары, цех эшчеләре һәм сезонлы хезмәткәрләр эшли, – дип сөйли Аксубай урманчылыгы җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин. – Шартлар гади түгел: пычракта басып торган килеш күпкырлы операцияләрне кул белән башкарырга кирәк, шулай булуга да кармастан, алар бурычны уңышлы башкаралар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: