Аксубаево
  • Рус Тат
  • Урманчылар эшне ничек уңышлы алып баруны хәл иттеләр

    Аксубай урманчылыгында урман хуҗалыгын алып бару мәсьәләләре буенча республика семинар-киңәшмәсе үтте.

    Семинарга Аксубай, Чирмешән, Калейкино, Әлмәт, Нурлат, Биләр, Әлки урманчылыклары һәм урман хуҗалыклары җитәкче-урманчылары, директорлары һәм белгечләре җыелды. Семинар программасы кызыклы һәм бай эчтәлекле иде. Аксубай урманчылыгы территориясендә җыелган кешеләр массивтан агач ябалак ясау һәм саклагыч 

    катлам бирү өчен әлеге скульптураны ут төртеп яндыру буенча мастер-класста катнаштылар. Семинарның гамәли өлешендә район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов катнашты. Җыелучылар Аксубай урман хуҗалыгының җитештерү участогы эше белән таныштылар – пычкы материаллары, штакетник җитештерү цехында булдылар.

    Урманчылыклар һәм урман хуҗалыгы вәкилләренә урман юллары буенча автомобильләрдә дистәләгән километр юл узарга туры килде. Алар Аксубай участок урманчылыгының 35 нче  кварталында булдылар, быел урманнарны тәрбияләү буенча үткәрелгән эш участогы белән таныштылар. Җитәкче-лесничий Андрей Ильмухин бу участокта нинди хезмәтләр башкарулары, нинди нәтиҗәләргә ирешүләре хакында сөйләде. Хезмәттәшләр эшләрнең сыйфатлы үтәлешенә, чистарту үткәрелгән урман культуралары торышына бәя бирделәр.

    Аксубай урман хуҗалыгының база питомнигы урманчылыкка килгән кунакларда зур кызыксыну уятты. Монда районда һәм аның чикләрендә урманнарны торгызу, торак пунктларны яшелләндерү өчен төрле культуралар үстерелә. Питомник 8,2 гектар мәйдан били. Монда имән, каен, чыршы, нарат, сәрви, карагай, корычагач үсә. Урманчылар берничә ел элек утыртылган, яңа гына җир астыннан шытып чыккан үсенте рәтләре буйлап үттеләр.

    Белгечләр бу объекттагы эш торышын бәяләделәр, үсентеләрне чәчүгә, тәрбияләүгә бәйле киңәшләр бирделәр. Семинарда катнашучылар урманчылыкның 50 нче кварталында булдылар, 2019 елгы урман культураларын, чыршыларны карадылар, аларны тәрбияләү технологияләре белән таныштылар. Чара маршруты Ибрай участок урманчылыгы аша да узды.

    Хезмәттәшләр урман үстерүчеләренең 2019 елда чыршыны һәм имәнне урман белән капланган мәйданга (63 нче квартал) күчерү эшен лаеклы бәяләделәр. Кече комплекслы бригадаларның урманны тәрбияләп кисү технологиясе белән танышу өчен 49 нчы кварталга күчү дә шактый яңалыклар алып килде.

    Урман хуҗалыгы директоры Сергей Кузнецов урманның нинди технология белән киселүе, үзагачны ничек өеп кую һәм аны эш делянкасыннан ничек алып чыгу турында бәян итте. Урманчылыклар һәм урман хуҗалыклары вәкилләре объект эше белән таныштылар, кайбер моментларны үзләрендә куллану өчен игътибарга алдылар. Урманчылык вәкилләре республиканың беренче урман хуҗалыгы министры Александр Гуляев скверенда булдылар, аның тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган стендны карадылар.

    Район Мәдәният йортында узган пленар утырышта район башлыгы Камил Гилманов та катнашты. Ул урманның һәр кеше тормышындагы билгеләнешен ассызыклады, урманнарны сакларга, урманчылар хезмәтен бәяләргә чакырды. – Сез игелекле эш башкарасыз, – дип ассызыклады ул. – Сезнең тырышлык белән табигать байый, урман мәйданнары арта.

    Аксубай урманчылыгында төрле юнәлешләр буенча эшнең ничек җайга салынганлыгы хакындагы доклад белән аның җитәкчесе Андрей Ильмухин чыгыш ясады. 2019 елда урманчылыкның урман фонды территориясендә 51,6 гектар мәйданда (план күрсәткеченнән 100 процент) урманнарны ясалма торгызу, планлаштырылган 30 гектар мәйданда саклагыч урман үсентеләре утырту, 32 гектар мәйданда урман культураларын тулыландыру өчен өстәмә үсентеләр утырту, 242 гектарда агротехник тәрбия өчен үсентеләр утырту буенча эшләр башкарылган, 1 гектар мәйдандагы урман питомнигына орлыклар чәчелгән.

    – Янгын иминлеген тәэмин итү кысаларында урманнарда 39 километр озынлыкта минеральләштерелгән полосалар ясалды, шулай ук гомуми озынлыгы 205 километр тәшкил иткән киртә яңартылды, халык белән очрашулар оештырдык, янгын иминлеге буенча агитация эшләре алып бардык, – дип шәрехләде урманчылык җитәкчесе. – Урманчылык территориясендә биш җирдә ял итү урыннарын төзекләндердек, аншлагларны яңарттык, тагын яңа 3 аншлаг урнаштырдык. 85 килограмм агач орлыгы әзерләдек (җыюны алга таба да дәвам итәбез), 54,9 гектар мәйданда яшь үсентеләрне тәрбияләүне гамәлгә ашырдык.

    Чыгыш ясаучы, коллектив дәүләт тарафыннан билгеләнгән барлык эшләрне дә ел азагына кадәр тәмамлаячак, дип ышандырды. Шулай ук, яңа уку елы башлану белән урманчылыкта мәктәп урманчылыклары вәкилләре белән очрашуларга, “Татарстанның чиста урманнары”, “Урман атнасы – 2019” республика табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга әзерләнүләре хакында да әйтеп үтте.

    Илгизәр Зарипов семинар эшенә йомгак ясады. Кайбер урманчылыклар һәм урман хуҗалыкларының җитештерү күрсәткечләренә анализ ясап, ул аларның җитәкчеләрен урманнарны тәрбияләп кисүгә һәм санитар-тазарту чаралары үткәрүгә, сыйфатлы урман үсентеләре орлыклары әзерләүгә аерым игътибар бирергә чакырды.

    Министрлык вәкиле, икътисад мәсьәләләренә тукталып, хәлне яхшырту өчен барлык мәмкинлекләрдән  файдаланырга, шулай ук җитештерүне үстерүгә юнәлдерелгән республика программаларында катнашырга өндәде

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: