Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Урманчылар чаңгы юлында

Безнең районда спортка зур игътибар бирелә. Бер генә оешма да моннан читтә калмый.

Бу көннәрдә Аксубай урманчылыгы участогы базасында “Урманда чаңгы юлы -  2019” үтте. Урманчылар элек ел саен үткәрелә торган ярышны быел янә  гадәткә керттеләр.

 - Урман хезмәткәрләре алдында эшчәнлекнең төрле юнәлешләре буенча зур бурычлар тора. Шуларны башкарып чыгар өчен яхшы кәеф, бердәмлек булу кирәк. Бүгенге чаңгы юлында алган позитив коллективның югары нәтиҗәләргә ирешүендә ярдәмче булып торыр дип ышынып калам, - дип билгеләп үтте үз сәламлау чыгышында Аксубай урманчылыгының төп урманчы-җитәкчесе Андрей Ильмухин.

Март аеның юеш кары “урман спортчылары”на чаңгы эзе салуда бераз кыенлыклар тудырса да, кире уйлаучылар бер дә булмады. Алга куелган максатны барысы да уңышлы башкарып чыктылар. Аксубай урман хуҗалыгы начальнигы Сергей Кузнецов бик аз вакыт эчендә билгеләнгән дистанцияне үтеп, беренче булды.

Икенче урында – Чабаксар урманчылыгы мастеры Владимир Львов, өченче урынга урманчылык аппараты вәкиле Марсель  Моратшин лаек булды. Хатын-кызлар арасында ярышның бәхәссез җиңүчесе булып урманнан файдалану буенча инженер Диана Зуборева танылды. Мылтыктан ату буенча да Сергей Кузнецов беренче булды, икенче призлы урынга механик Рөстәм Зиятдинов лаек булса, Андрей Ильмухин өченче җиңүче булды.

Урман “патшалары”ның ял итү программасы озак вакытлар искә алырлык кызыклы һәм күңелле мизгелләргә бай булды. Яхшы кәеф, әлбәттә инде, эш нәтиҗәсенә дә әйбзт тәэсир итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев